Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Салават Җилкибаевның хатыны Путинга мөрәҗәгать итте


Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән каршылык чарасы
Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән каршылык чарасы

Ул Путиннан тоткарланган ирләрне һәм аталарны гаиләләренә кайтаруны сорый.

Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Салават Җилкибаевның хатыны Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган.

Альмира Сәетова 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә янына килеп, ире бернинди канунсыз эш эшләмәде дип саный. Ул экоактивист Фаил Алсыновны хупларга, аңа "аклаучы хөкем карары чыгаруларын ишетергә" килде, кануннар моны тыймый ди ул.

"Салават бернинди рөхсәтсез митингта да катнашмады, хокук бозучы гамәлләр кылмада, беркемгә һөҗүм итмәде, сугышмады, беркемгә берни атмады", ди Альмира Сәетова.

Шулай да Җилкибаевны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр, югыйсә урамга кешеләр тыныч максатларда, коралларсыз җыелган иде, бернинди җимерүләр дә булмады.

"Авыл җирендә яшәүче гади кешеләр чын террорга дучар булды. Кайбер гаиләләр бердәнбер туендыручысыз калды", дип сөйли хатын.

Альмира Сәетова гаиләләрендә өч балигъ булмаган бала булуын әйтә. Иренең әтисе - 2нче төркем инвалид, әнисе - пенсионер, бертуганы Украинадагы сугышта катнашып яраланган һәм хәзер дәвалана.

Бу атнада, 12 март көнне "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Закир Әхмәдинның әнисе дә Путиннан шушы ук мәсьәләдә ярдәм сораган иде. Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде, ә Башкортстанда бик күп гаиләләр хакимиятнең башбаштаклыгыннан иза чигә, дип сөйли Миңнур Әхмәдина.

  • 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG