Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Закир Әхмәдинның әнисе Путинга видеомөрәҗәгать яздырган 


Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән каршылык чарасы
Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән каршылык чарасы

Ул Путиннан Баймактагы протестлардан соң канунсыз тоткарланучыларга ярдәм итүен сорый.

Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Закир Әхмәдинның әнисе Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде, ә Башкортстанда бик күп гаиләләр хакимиятнең башбаштаклыгыннан иза чигә, дип сөйли Миңнур Әхмәдина. Ул бу вазгыятьтә Путиннан канунсыз тоткарланучыларга ярдәм итүен сорый.

Видео башында ана үзенең улы турында сөйли.

"2024 елның 17 гыйнварында Баймакта активист Алсыновка хөкем карары чыгарылды, - ди ул. - Меңләгән халык активистны хупларга һәм аклау карарын ишетергә килде. Минем улым, 1992 елда туган Әхмәдин Закир да мәхкәмә янында булды, тик ул канунга каршы бернинди гамәл дә кылмады. Башкалар кебек үк хөкем карары игълан ителү уңаеннан һәм RusNews журналистын хуплау өчен килде. Ул бернинди рөхсәтсез митингта да катнашмады, кануныз гамәлләр кылмады, беркемгә һөҗүм итмәде, сугышмады, беркемгә бернәрсә атмады".

Ананың сүзләренчә, 24 гыйнвар кичендә Закир хатыны белән бергә Сибайдан Баймакка кайтып барган булган. "Юлда аны ГАИ хезмәткәрләре туктаткан, хатынына берни әйтмичә аны билгесез тарафка алып киткән", дип сөйли Миңнур Әхмәдина.

Ул икенче көнне иртән генә улына Баймакта мәхкәмә булуын, аны "рөхсәтсез җыенда катнашкан"өчен (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 6.1 өлеше) 8 тәүлеккә утыртуларын белгән. Закир Әхмәдинны 31 гыйнварда азат итәргә тиеш булганнар әмма әнисе әйтүенчә, 25 гыйнварда төнлә тикшерү комитеты аны Уфага алып киткән. Уфада мәхкәмә узган, хәзер егетне "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Җинаять кодексының 212 маддәсе 2 пункты) гаеплиләр.

"Без күп балалы гаилә. Ирем белән алты балабыз бар. Закир иң өлкәне. Мин пенсиядә, эшләмим, әтисе эшләми, ике балигъ булмаган балабыз бар. Закир - безнең бердәнбер булышчыбыз, хатыны белән алар яшь гаилә. 2023 елның җәендә өйләнде, хәзер аның хатыны Зөбәрҗәт сигезенче айда йөкле. Аларның машина кредитлары бар һәм күптән түгел генә ипотека алганнар иде. Балалар яңа фатирларында яшәргә дә өлгермәде", ди ул.

Аның сүзләренчә, Гаилә елында Башкортстанда хакимиятләрдән зыян күрүче гаиләләр бик күп. "Хакимиятләр проблемнарны хәл итәргә теләми, гаепсез кешеләрне, ешрак минем улым Закир кебек үк яшь егетләрне, ирләрне тагын да күбрәк тоткарлап, Башкортстандагы вазгыятьне тирәнәйтә генә", ди ул видеомөрәҗәгатендә.

  • 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG