Химик корал белән күпләп үтерүләр инде йөз ел дәвам итә

Беренче дөнья сугышында Британия хәрбиләре химик коралны сыный

1916 елда, Беренче дөнья сугышында Британия хәрбиләренең футбол такымы Франциянең төньягында газ битлекләре кигән

Беренче дөнья сугышында алманнарның көнчыгыш фронтта химик корал куллануын Русия фотографы фотога төшереп алган

Британиянең 55-нче дивизиясе хәрбиләре Франциянең төньягында 1918 елның 10 апрелендәге бәрелеш вакытында алманнар тарафыннан газ һөҗүменә дучар булганнан соң Бетюн шәһәре янында медицина ярдәме көтә. Алман хәрбиләре Фландриягә һөҗүм вакытында химик корал кулланган

1972 елның 8 июнендә Көньяк Вьетнам очкычы ялгыш үз ягындагы җиргә напалм ташлаганнан соң тәннәре каты пешкән Вьетнам балалары

Сәддам Хөсәин хакимиятенең 1988 елда Гыйрак көрдләренә каршы химик корал һөҗүменә багышлап 2004 елда Гыйракта үткәрелгән күргәзмәдәге фотоларның берсе. Ул һөҗүмдә биш меңләп кеше һәлак булды

1988 елның 16 мартында Гыйракның Халабжа шәһәре янында химик корал белән үтерелгән көрдләр

1988 елның 16 мартында Халабджа шәһәрендә химик корал белән үтерелгән ике көрд баласы

Хошимин шәһәрендә химик корал белән агуланган гаиләдә 1988 елда гарип туган кыз бала

БМОның химик корал белгечләре 1992 елның 24 ноябрендә мең литр чамасы агулы газны юк итүгә әзерли

Кытайның химик корал белгечләре япон хәрбиләре Икенче дөнья сугышы ахырында калдырган химик коралларны казып ала

Сүриядәге гыйсъянчылар бу балалар 2013 елның 21 августында хөкүмәт көчләренең химик корал һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булды, дип белдерә