19 августта Украина президенты Владимир Зеленский украин гаскәрләре (ВСУ) Курски өлкәсенең 92 авыл һәм шәһәрен алды дип белдерде. Аның сүзләренчә, Русиянең 1250 дүрткел метр җире ВСУ контролендә. Зеленский украин хәрбиләренең гамәлен Украина позицияләрен ныгыту һәм алмашу фондын тулыландыруга юнәлдерелгән "саклану" дип атады. Элегрәк Украина президенты ВСУның Курскидагы максаты - украин чикләрен, аерым алганда, Сумы өлкәсендә иминлек урнаштыру өчен "буфер зонасы" булдыру дигән иде.
"Буфер зонасы" ни өчен кирәк һәм аны ничек төзиләр, Украинаның Курски өлкәсенә карата тагын нинди максатлары бар, анда яшәүче гади халыкны нишләтергә җыеналар, әсирләр һәм Русия армиясендәге срочникларның язмышы нинди - бу хакта Настоящее Время Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк белән сөйләште. Азатлык аның мөһим урыннарын кыскартып бирә.
Буфер зонасы турында
Михаил Подоляк Курскига һөҗүмнең максаты - Украина чикләре янындагы урыннарда сугыш инфраструктурасын юк итү, Русия гаскәрләрен Украинадан ераккарак этәрү дип белдерде:
Михаил Подоляк
— Русия чик буе районнарын Украинаның сивил инфраструктурасына һәм гади халкына һөҗүм итү өчен куллана. Алар 70-80 километрга үтә ала. Чик буйлап, шул исәптән Курски өлкәсендә дә, дәүләт чигеннән 1-2 км ераклыкта артиллерия, баллистика корылмалары, реактив ут системнары, аэродромнар урнашкан. Мисал өчен, Курски каршысында урнашкан Сумы өлкәсен алыйк - көненә Сумы төбәгенә 500-600 атыш була иде. Русия гаскәрләрен 100 километрга этеп чыгару Чернигов, Сумы, Харьков өлкләрендәге гади халыкны саклауга ярдәм итәчәк.
Подоляк сүзләренчә, Украина үз җирләреннән дә Русиягә ата алыр иде, ләкин моның өчен еракка ата алучы корал кирәк һәм Көнбатышта ясалган бу коралны Русиягә ату өчен куллануга "формаль булган" тыюларны узарга рөхсәт кирәк. Шуңа күрә җир өсте операциясе сайланган.
Украина гаскәрләренең тагын бер бурычы дип Подоляк ВСУ "күрсәткән сугыш төрен" атый. Русия авылларны юк итә, чынлап та оккупациягә бара, ә Украина авылларны басып алырга, оккупацияләргә теләми. "Бу сугышның башка төре — халыкара хокукларда һәм конвенцияләрдә язылган төр", ди ул һәм Украина бары тик хәрби инфраструктурага гына һөҗүм итә дип ышандыра.
Русия дә Украинада бары тик сугышка кагылышлы объектлар гына һөҗүмгә эләгә дип белдереп килә. Сивил инфраструктура җимерелүенә, тыныч кешеләр арасындагы үлемнәргә Русия саклану министрлыгы фикер белдерми. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Украина гаскәрен дә, Русия хәрбиләрен дә сивил халыкка зыян салуда гаепләп хисап чыгарды. Хисапка ярашлы, Украина хәрбиләре Русия һөҗүменә җавап бирү өчен торак районнарда, шул исәптән мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә базаларын булдыра, коралларын урнаштыра һәм тыныч халыкны куркыныч астына куя. Русия исә, шул исәптән халыкара конвенцияләр тыйган корал белән дә, һәдәфләрне сайлап тормыйча гына һөҗүм итә диелә.
Яулап алынган җирләрдән эвакуацияләү турында
Украина яулап алган җирләрдә гади халык та яши. Халыкара конвенцияләргә ярашлы, һөҗүм итүче кораллы көчләр алар өчен җавплы булырга тиеш.
Михаил Подоляк Украина гаскәрләре халыкара хокукларны үти дип белдерде. Комендатуралар төзү, алар аша һуманитар ярдәм бирү, дарулар, ризык, су һәм башкалар китерү, эвакуация халыкара регламентларга нигезләнеп эшләнергә тиешлеген украин хәрбиләре белә ди ул.
"Күп авылларда Русия кешеләре калган. Чөнки аларга Русия җирендә сугыш баруын беркем дә әйтмәгән. Шуңа күрә алар бүгенге вакыйгаларга әзер булмаган" диде сәясәтче.
Курскидагы басып алынган җирләрдән шул өлкәнең башка урыннарына гади кешеләр чыга аламы? Юк. Бу мөмкинлекне Русия томалый ди Подаляк:
— Шундый ук хәл сугышның беренче айларында Украинада да булган иде. Беларус һәм Төркиядә узган беренче сөйләшүләрдә Украина ватандашлары сугыш урыннарыннан эвакуацияләнә алсын өчен һуманитар коридор төзергә килешенде. Русия андый коридорлар оештыруны гарантияләде, әмма томалады, эшләргә ирек бирмәде. Бик аз гына кешене эвуакацияләп булды. Украина ватандашлары өченче илләр аша Украинага чыгарга мәҗбүр иде. Сүз Русия аша турында бара, кешеләр башта Русиягә чыкты, аннары инде үз иленә кайтты.
Хәзер дә Русия мондый мөмкинлек бирми. Аңлашыла, анда сугыш бара. Русия мондый коридорлар төзүне томалый, шуңа күрә Русия ватандашлары, халыкара хокуклар кысаларында, Украина, өченче илләр аша Русиягә кайта ала.
Мондый юлны күпме кеше сайлаганын Подоляк әйтә алмады. Төрле түрәләр бу эш белән шөгыльләнә, статистиканы алар бирер диде.
Курски өлкәсендә украин аримясе һөҗүме 6 августта башланды. 12 августта Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов Русия президенты Владимир Путинга украин хәрбиләре контролендә булган территориядә ике меңнән артык кеше бар һәм аларның язмышы билгесез, дип хәбәр итте. Элегрәк Курски өлкәсе хакимияте Глушков районы халкын эвакуацияләү карары турында хәбәр иткән иде. Соңрак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Украина белән чиктәш Курски өлкәсе районнарыннан сигез меңнән артык кешене эвакуацияләү турында хисап тотты. Аларны илнең 11 төбәгендә вакытлыча урнаштыру өчен 143 пунктка бүлделәр. Смирнов хәбәр иткәнчә, эвакуацияләнүчеләрне шул исәптән Русия тарафыннан оккупацияләнгән Запорожье өлкәсенә дә урнаштырачаклар.
Яуланган җирләрдә балаларны укыту турында
Михаил Подоляк яулап алынган урыннарда калган гади кешеләр турында тулы мәгълүматым юк, чөнки, ул сәгать саен яңарып тора ди.
"Әлбәттә, анда хәлләр катлаулы. Аңлашыла ки, кибетләр, даруханәләр, медицина оешмалары эшләми, алар ташланган. Димәк, халыкка кимендә су, ризык һәм дару кирәк. Украина боларны кертә башлый" диде ул.
Тиздән уку елы башлана. Украина Русия балаларын укыту җаваплылыгын алачакмы? Нинди програм нигезенә укытачак? Подоляк әлегә бу сораулар беренче урында тормый диде.
"Әлеге мәсьәләнең ничек хәл ителәчәге турында сөйләргә әзер түгелмен, чөнки һуманитар хокукларда иң беренче чиратта ашыгыч ярдәм күрсәтү турында әйтелә — дарулар, табиблар яки ризык тәэминаты. Мәгариф системы — глобальрәк әйбер. Өстәвенә, Русия ватандашлары бу урыннардан Русиягә эвакуацияләнәчәк. Бу һуманитар хокуклар белән көйләнә.
Сәясәтче сүзләренчә, Украина Русия укыту програмын үзгәртергә җыенмый.
— Оккупацияләнгән җирләрдә мәгариф системын үзгәртү белән Русия шөгыльләнә. Ул анда кыска гына вакыт торса да, Украина үзтәңгеллеген юк итүче, тарихи чынбрлыкны бозып күрсәтүче үз укыту програмнарын кертергә тырыша. Украинаның мондый планнары юк. Без оккупацион һәм агрессив сугыш алып бармыйбыз", диде ул.
Подоляк Украина Русиянең әлеге районнарын оккупацияләми дип берничә тапкыр кабатлады.
"Оккупация максаты юк. Президент әйткән буфер зонасы булдыру карары - Украина халкының иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Әгәр моның өчен Русия кораллы көчләрен 50, 70, 100, 150 километрга этеп чыгару кирәк икән — анысын инде хәрбиләр хәл итә. Монда әлеге җирләрне оккупацияләү мәсьәләсе түгел, бу — контроль мәсьәләсе, Русия кораллы көчләрен чыгару. Без чик буендагы Чернигов, Сумы, Харьков өлкәсендә яшәгән сивил инфраструктура иминлеген генә кайгыртабыз.
БУ ТЕМАГА: Human Rights Watch: Русия хакимиятләре баскынлыктагы җирләрдә украин телен юкка чыгару белән шөгыльләнәУкраинаның Курскига һөҗүменә Көнбатыш беректәшләре рекакциясе
Алар безгә ниндидер шартлар куймый, куя да алмый ди Михаил Подоляк.
"Беренчедән, алар безнең нинди сугыш алып барганны күрә. Журналистлар да бар, Украина бу уңайдан брифинглар да уздыра. Бөтен нәрсә күренеп тора. Хәрбиләрнең гади халыкка, әсирләргә мөнәсәбәте кагыйдәләрдә язылган. Украина аларны үти.
Икенчедән, саклану сугышы алып барганда халыкара кануннарга ярашлы, Украинаның Русия җирләренә мондый һөҗүмнәр алып баруга хокукы бар. Җир өсте операциясе белән Русия җирлегенә керүгә дә. Чөнки Украинаның мондый карарында көн саен ракет-артиллерия утына эләккән үз иленең халкын саклау теләге ята. Гади халыкны башка төрле яклау чаралары безнең юк һәм көнбатыш беректәшләребез моны бик әйбәт аңлый.
Югалган кешеләр турында
12 августта Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов Русия президенты Владимир Путинга украин хәрбиләре контролендә булган территориядә ике меңнән артык кеше бар һәм аларның язмышы билгесез, дип хәбәр итте.
Украина бу кешеләрне эзләү һәм табу өчен нидер эшлиме? Михаил Подоляк Украина әлеге эшләр белән шөгыльләнергә тиешле халыкара институтлар белән сөйләшәчәк, алар эшләргә тиеш диде. Беренче чиратта бу Кызыл Хач җәмгыяте.
— Ләкин моның өчен алар, күрәсең, үз теләкләрен белдерергә тиеш. Күпчелек халыкара оешмаларның Украинаның оккупацияләнгән төбәкләрендә эшләү теләген күрмәдек. Курски өлкәсендә эшлиселәре килерме, мин бу хакта әйтергә әзер түгел, чөнки сөйләшүләр әле бара гына. Ничек кенә булмасын, сугыш барган урыннарда һуманитар мәсьәләләрне хәл итү өчен Украина бөтен һуманитар миссияләр белән дә: БМО, Кызыл Хач һәм башкалар белән һәрвакыт сөйләшеп тора.
Кызыл Хач оешмасы бер атна эчендә Курскида туганнары югалу турында 1500 мөрәҗәгать кабул иткән. "Ведомости" оешма вәкиленә сылтанып язуынча, аларның 100е табылган. 779 мөрәҗәгать "Лиза Алерт" кешеләрне эзләү хәрәкәтенә килгән. 111е исән килеш табылган.
Әсирләр турында
Украина кораллы көчләренең Русия хәрбиләрен әсирлеккә күпләп алуы турында медиа язып тора. Әсирләр алмашы ничек булачак?
Михаил Подоляк сүзләренчә, Украина һәрвакыт "бөтенесен бөтенесенә" формуласы белән алмашу тәкъдим итә, әмма Русия төрле мәйданнар, төрле исемлекләр, төрле сөйләшү төркемнәре куллана ди.
— Украина президенты да бу хакта әйтте, алмашу фонды Русия солдатлары белән яхшы тулыландырылды. Без бик күп срочникларны алдык. Украина сугышына мобилизацияләнмәгән, контракт төземәгән кешеләрне. Алар бик күп. Әмма, әйдәгез, бу темага бик кагылмыйк. Украина аларны алмашырга әзер булачак. Русиядә әсирлектә ятучы бик күп украин кешеләре бар — хәрбиләр дә, хәрби булмаганнар да. Хәзер бу процесслар көчәер дип уйлыйм. Ләкин сак булырга телим, чөнки бу һуманитар аспект. Сүзләрем белән әсирләрне алмашу сөйләшүләренә зыян салырга теләмим".
Украинаның "Хочу найти" дәүләт проекты вәкилләре белдерүенчә, Курски өлкәсендә әсир итеп алынган Русия хәрбиләренең төгәл саны билгеле түгел, "чөнки алар гел артып тора". Шулай да, аларның саны "йөзләрчә дип исәпләнә". Соңгы көннәрдә Курски өлкәсендә югалган хәрбиләрне эзләүче русияләрдән 125 мөрәҗәгать алдык, дип ышандыралар проектта. "Рыбарь", "Свидетели Байрактара" кебек сугыш турында язучы Кремль тарафлы телеграм-каналлар ВСУ Русиянең тыныч кешеләрен дә әсирлеккә ала дип белдерде. Аларны да алмашу фондына туплыйлар дип язалар. Русия медиасы да украин хәрбиләрен әсирлеккә алу турында еш яза. Мәсәлән, 19 августта Ольговка янында 19 украин хәрбие әсирлеккә алында диделәр.
Тынычлык сөйләшүләре турында
Подоляк Курскидагы хәлләргә кадәр Русия сөйләшүләрнең ни икәнен дә аңламады, алар бары тик үз таләпләрен ультиматум рәвешендә үтәүгә генә басым ясады ди.
— Бу таләпләр мәгънәсез һәм юридик яктан нигезсез. Беренчедән, Украинаның бер өлешен, шул исәптән, сугыш белән яулап алынмаган өлешен дә Русиягә тапшыру. Икенсесе - санкцияләрне бетерү. Өченчесе - юридик рәвештә бернинди дә дәгъвалар белдермәү, бөтен ордерларны кире кагу. Әлбәттә, моннан соң хәрби җинаятьчеләргә бернинди мәхкәмәләр дә булмас иде. Менә нәрсә таләп итә алар. Бу сөйләшү түгел, мәгънәсез позиция.
Подоляк Курски өлкәсендәге хәрби операциянең буйсындыру коралы икәнен таный.
— Русия адекват сөйләшүләр өстәленә утырсын өчен буйсындыру коралы кулланырга кирәк. Шуный берсе - хәрби юл, аны Курски өлкәсендә күрәбез <...> Икенчесе - икътисади яктан буйсындру, ягъни Русия өчен сугыш бәясе артырга тиеш. Өченчесе — дипломатик басым. Курски өлкәсендәге хәлләрне күргәннән соң Путинны глобаль лидер буларак хәтта нейтраль илләр кабул итмәячәк дип уйлыйм.
Шартлы итеп әйткәндә, сез безгә Запорожьеның оккупацияләнгән өлешен кайтарасыз, без сезгә — Курскины дип сугышны туктатып булмыймы, дигән сорауга Подоляк, моны хәтта күз алдына да китереп булмый ди. Чөнки бу агрессияне туктатмый, Русиянең агрессив куәтен һәм Украинаны юк итү теләген бетерми. Ягъни сугышның тирәндә яткан проблемын хәл итми, сугыш күтәргән сорауларга җавап бирми, Русиядә булган репрессив режимны алып ташламый. "Бу ниндидер сәер шартлар белән бары тик низагны туңдырып тору" гына булачак ди сәясәтче.
Аның сүзләренчә, бу адымга Русия үзе дә бармаячак, аннары халыкара механизмнар да юк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!