Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty оешмасы Украинадагы сугышта ике тарафны да гаепләгән хисап чыгарды


Русия гаскәре һөҗүменнән соң Харьковтагы торак йорт
Русия гаскәре һөҗүменнән соң Харьковтагы торак йорт

“Украина хакимияте кичекмәстән үз көчләрен торак пунктлардан еракта урнаштырырга, яки хәрбиләр буган районнардан сивилләрне эвакуацияләргә тиеш”, дип белдергән Amnesty International баш секретаре Аньес Калламар.

Украина хәрбиләре Русия һөҗүменә җавап бирү өчен торак районнарда, шул исәптән мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә базаларын булдыра, коралларын урнаштыра һәм тыныч халыкны куркыныч астына куя. Русия исә, шул исәптән халыкара конвенцияләр тыйган корал белән дә, һәдәфләрне сайлап тормыйча гына һөҗүм итә. Бу хакта Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы хисабында әйтелә.

Хокук яклаучылар тикшерүендә искәртелгәнчә, торак кварталларда корал урнаштыру халыкара һуманитар хокукны боза, чөнки сивил объектларны хәрби һәдәфләргә әйләндерә.

Русиянең торак пунктларга һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч кешеләр һәлак була, сивил инфраструктура җимерелә, ди белгечләр.

Хокук яклаучылар Украина кораллы көчләренең Харьков, Донецки һәм Николаев өлкәләрендәге 19 шәһәр һәм авылда төпләнүен ачыклаган. Хәрбиләр урнашкан торак районнарның күбесе фронт сызыгыннан берничә чакрымда гына булган.

"Саклану позициясендә булу украин хәрбиләрен халыкара һуманитар хокукны үтәүдән азат итми. Украина хакимияте кичекмәстән үз көчләрен торак пунктлардан еракта урнаштырырга, яки хәрбиләр буган районнардан сивил халыкны эвакуацияләргә тиеш", дип белдергән Amnesty International баш секретаре Аньес Калламар.

Шул ук вакытта Amnesty International Харьковта Русия хәрбиләре кылган сугыш җинаятьләрен теркәгән. "Русия хәрбиләре канунсыз һөҗүм иткән сивил районнарда Украина көчләре булуына Amnesty дәлилләр тапмады", диелә хисапта.

Белгечләр Русия Украинага һөҗүм иткәндә һәдәфләрне сайлап тормый дип искәртә. "Тыныч кешеләрнең үлеменә китерүче, сивил инфраструктураны юк итүче тәртипсез атышлар - сугыш җинаяте булып санала" диелә хисапта.

  • БМО мәгълүматынча сугыш башыннан бирле Украинада 5327 сивил кеше һәлак булган, 7257се яраланган. Үлүчеләрнең 2056сы – ирләр, 1400е – хатын-кызлар, шулай ук балалар: 146 кыз һәм 165 малай. Һәлак булган 41 баланың һәм 1519 зур яшьтәге кешенең җенесен ачыклый алмаганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG