"Баймак эше" фигурантлары Азат Мирзин һәм Раил Галинның колония хөкемен мәҗбүри эшләргә алыштырганнар

Азат Мирзин. Архив фотосы

Алар нинди эшләрдә эшләячәк, кайсы мәхкәмә бу карарны алыштырган - анысы әйтелми.

Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән тагын ике кеше — Азат Мирзин белән Раил Галингә — мәхкәмә иректән мәхрүм итү җәзасын йомшаграк җәза төренә алыштырган. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.

Икесе дә җәзаларын Түбән Тагилдагы (Свердловски өлкәсе) 13нче төзәтү колониясендә үтәгән. "Idel.Реалии" Түбән Тагилнең Тагилстрой районы мәхкәмәсе сайтында Мирзин һәм Галин эшләренең карточкаларын тапкан.

Басылып чыккан мәгълүматка караганда, быелның 28 гыйнварында мәхкәмә Мирзинның "иректән мәхрүм итү мөддәтен йомшаграк җәза төренә алыштыру" турындагы үтенечен канәгатьләндергән. 20 февральдә исә мәхкәмә Галинның "иректән мәхрүм итү җәзасын мәҗбүри эшләр белән алыштыру" турындагы гаризасын канәгатьләндергән.

Раил Галин. Архив фотосы

Исемнәрен иминлекне саклау сәбәпле атамаган Башкортстан активистлары "Idel.Реалии"га Азат Мирзинның февраль аенда колониядән чыгарылуын һәм Стерлетамактагы төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшләргә җибәрелүен хәбәр иткән. Кайбер мәгълүматларга караганда, Раил Галин да шунда ук урнашкан.

"Бу төр җәзаның төп максаты — хөкем ителгәннәрне төрле оешмаларда эш белән тәэмин итү, — диелгән төзәтү үзәге тасвирламасында. — Мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәр Русиянең хезмәт кануннары нигезендә эшкә җәлеп ителә һәм төзәтү үзәге билгеләгән урыннарда һәм эшләрдә хезмәт итәргә тиеш; аларның тәкъдим ителгән эштән баш тарту хокукы юк".

Мирзин белән Галинның нәкъ нинди эшләрдә эшләве, шулай ук мәхкәмә бу җәза төрен күпме мөддәткә билгеләве әлегә ачыкланмаган.

Башкортстан медиасы моңа кадәр язганча, төзәтү үзәгендәге кешеләр райондагы агросәнәгать оешмаларында, шәһәрдәге "Спецавтохозяйство" ширкәтендә, шулай ук башка эшләрдә дә хезмәт куя ала.

"Кешеләр күп төрле тармакларда эшли: кием тегү, тимер-бетон комбинаты, транспорт оешмалары, чүп ташу, икмәк комбинаты һәм башкалар", — диелгән үзәк турында репортажларның берсендә.

Азат Мирзин белән Раил Галин "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган көч куллану"да (318нче маддә, 1нче өлеше) гаепле дип табылды.

2025 елның 7 февралендә Ижауның Ленин районы мәхкәмәсе Мирзинны гомуми тәртипле колониядә дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Узган елның 3 мартында Самарның Промышленный районы мәхкәмәсе Галинны биш елга иректән мәхрүм итү җәзасына тартты. Тикшерү һәм мәхкәмә барышында алар СИЗОда тотылды.

Узган елның августында "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Мирзин белән Галинны сәяси тоткыннар дип таныды.

Бу атнада "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше — 59 яшьлек Зәки Ильясовның — иреккә чыгуы да билгеле булды. Ул Пермьдәге 29нчы төзәтү колониясендә җәзасын үтәгән һәм өч ел да дүрт айга иректән мәхрүм ителгән иде. Пермьнең Мотовилиха районы мәхкәмәсе карарында аңа үтәлмәгән җәза мөддәтен йомшаграк җәзага — "бер ел 10 ай 24 көн" мөддәткә иреген чикләүгә алыштыруы әйтелә.

Быел гыйнварда "Idel.Реалии" "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән Фатих Әхмәтшинга (дүрт ел ярым иректән мәхрүм ителгән) да мәхкәмәнең җәзаны йомшаграк төргә — ихтимал, мәҗбүри эшләргә — алыштыруы турында язган иде.

Азатлык Радиосы мәгълүматына караганда, 2024–2025 елларда беренче инстанция мәхкәмәләре Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем итте. Аларның 66сына 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзалары бирелде (апелляция мәхкәмәләрендә каралганнан соң).

Хөкем ителгән бер кеше — Минзия Әдигамовага — мәхкәмә җәзаны үтәүне балаларына 14 яшь тулганчыга кадәр кичектерде (ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән). Баймак вакыйгаларында катнашкан тагын бер хатын-кызга (аның исеме аталмый) мәхкәмә "киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру"да (Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 3нче өлеше) гаепле дип табып, мәҗбүри амбулатор психиатрия дәвалануы билгеләде.

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты 2026 елның гыйнварына "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткын дип таныды.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!