Якшәмбе, 7 апрель кичендә Русия федераль телеканаллары "Крокус Сити Холл"дагы концерт залына һөҗүм итүдә гаепләнүчеләрдән сорау алуның видеосын күрсәтте.
Бу видео Федераль иминлек хезмәтеннән (ФСБ) алынган. Аның өзекләрен Беренче канал һәм "Россия-1" каналларында күрсәттеләр. Видеода терактны башкаруда шикләнелгән дүрт кешенең бөтенесе дә бар. Алар барысы да үзләренә Сайфулло дигән кешенең күрсәтмә биреп торуын әйтә, имештер ул теракттан соң "Киев ягына таба китегез", дигән.
Шикләнелүчеләрнең икесе - Мөхәммәтсобир Файзов һәм Саидакрами Рачаболизод үзләренә Киевта берешәр миллион сум бирергә вәгъдә итүләрен әйтә. Файзов сүзләренчә, Украина белән Русия чигендә аларны "иптәшләр" көтеп торырга тиеш булган, алар "чикне узып, Киевка барып җитәргә ярдәм итәчәк иде", дип сөйли ул.
Шикләнелүче башка ике кеше - Шамсидин Фаридуни һәм Далержон Мирзоев бераз башкачарак сөйли, Сайфуллоның чиктән ерак түгел машинаны калдырырга һәм инструкцияләр алу өчен үзенә шалтратырга кушуын әйтә.
Беренче каналда чыккан сюжет авторлары шуннан соң "Крокус"ка һөҗүм итүчеләр чиккә юл тоткан, ә аларга украин ягына чыгу өчен ике коридор әзерләгәннәр, ике урында җирләрне миналардан арындырганнар, дип сөйли.
Гаепләнүчеләр үзләре бу хакта берни әйтми, мәгълүмат бәйсез расланмаган. Һөҗүм итүчеләргә "тәрәзә" әзерләүләре турында теракттан соң беренче көнне үк Русия президенты Владимир Путин әйткән иде.
Сюжетта шулай ук украин байрагы белән фотолар күрсәтелде, аларны янәсе гаепләнүчеләрнең телефоннарында тапканнар. Элегрәк "Агентство" ачыклавынча, бу коллаж интернетта чыкканга бер елдан артык вакыт узган. "Бу рәсем террорчыларның телефонында интернеттагы ачык чыганакларны укыган вакытта да сакланып калган булырга мөмкин. Мәсәлән Google шул ук рәсемне кимендә ике чыганакта таба", дип искәртә "Агентство".
Дүрт гаепләнүчегә каршы да көч кулланылды. Аерым алганда берсенең колагын өлешчә кискәннәр, икенчесен электр тогы белән җәфалаганнар, бу хәлләрнңең фотолары телеграм-каналларда чыкты.
- Теракт булганнан соң беренче көннән үк Русия хакимиятләре вәкилләре терактта украин эзе булын әйтеп килә. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" террорчы төркеме алган иде.
- Әмма Русия хакимиятләре "Крокус"ка һөҗүм ясауда Украинаның катнашы бар дип килә. Соңгы мәгълүматларга күрә фаҗигадә 144 кеше үлде.
- Һөҗүмдә шикләнеп тоткарланучылар - Таҗыкстан ватандашлары. Моңарчы хакимиятләр "украина эзе" булуын әйткән чакта аларның теракттан соң Украина белән чиктәге Брянскига юл тотуын искәртте. Киев "Крокус"ка һөҗүмдә катнашы булмавын әйтә.
- 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
- Соңгы мәгълүматларга күрә, 144 кеше һәлак булды, 380 кеше җәрәхәтләнде. Модарчы тикшерү комитеты 10нан артык кешене, шулай ук һөҗүм итүгә турыдан-туры катнашы булмаучыларны да тоткарлавын хәбәр итте.
- АКШ та терактны "Ислам дәүләте" оештырган дип саный, ул Русияне һөҗүм әзерләнүе турында кисәткән булган. Көнбатыш илләре Мәскәүне Украинаны гаепләмәскә чакыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!