Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләрен әзерләгән укытучыларга 115әр мең сум бирәләр

Иллюстратив фото

Грантны 13 укытучы откан.

Татарстанда татар теле һәм әдәбиятыннан 13 укытучыга 115әр мең сумлык грантлар биреләчәк. Алар татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Быел бу грантны алу өчен барлыгы 35 укытучы гариза тапшырган булган. Аларны бәйге уздырып сайлап алганнар.

Бәйгедә, аерым алганда, Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернаты, Арчаның 6нчы урта мәктәбе, Балтач районы Норма 6нчы урта мәктәбе, Әлмәтнең 1нче гимназиясе, Әгерҗенең Исәнбай урта мәктәбе һәм Кукмараның 3нче урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары җиңгән.

Былтыр Башкортстанда 100 туган тел укытучысына 50шәр мең сум акча бирелгән иде.

  • 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән cүзләреннән соң Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Шул ук елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган. Ә 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар. Бу сынауны Балтач районының Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова гына узды.
  • 2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырды. Казан укучысы Ихтыяр Кыямов татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булган иде.
  • Быел Татарстанда Бердәм республика имтиханын (БРИ) 7 укучы тапшырачак дип хәбәр ителде. Бу узган елдан бер укучыга азрак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!