Татарстанда Русия сәясәте белән килешмәүчеләр һәм "неформал" яшьләр белән эшли башламакчылар

Фәрит Мөхәммәтшин

Фәрит Мөхәммәтшин мондый яшьләр социаль челтәрләрдә утыра һәм "фейклар" ала ди.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин түрәләргә Русиянең хәзерге сәясәте белән риза булмаучы "неформал" яшьләр белән шөгыльләнергә кушты. Бу хакта ул парламенттагы утырышта, республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хисабыннан соң әйтте.

— Формал яшьләрнең санын ничек арттырырга? "Неформаллар" белән нишләргә? Кайсы урында эшләп җиткермибез? - диде ул.

Мөхәммәтшин "неформал" яшьләрнең нәрсә белән кызыксынуы турында уйлана. "Социаль челтәрләрдә генә утырамы? Фейклар аламы?" дип кызыксынды ул.

Парламент башлыгы Татарстанда яшьләрне үстерү өчен нигез яхшы дип искәртә. Республика мәктәпләрендә, бер дигән укытучылар коллективлары бар, уку йортларында һөнәр сайларга һәм завод-фабрикаларга эшкә керергә мөмкин, дип искәртә ул.

"Үзләрен "неформал" дип атаучы һәм Русиядәге сәясәт белән риза булмаучы бу төркемнәр белән төгәл эшләү кирәк", диде Мөхәммәтшин.

Былтыр Дәүләт шурасы патриотик тәрбия турында канун өлгесе кабул итте. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сугыш чорында бу тема әһәмиятле дип санавын белдерде.

Күптән түгел Татарстанда җәйге аланнарда балаларга совет чоры һәм гаилә кыйммәтләре турындагы фильмнар күрсәтергә кушканнар иде. Шулай ук җәйге аланнарда сүгенү сүзләре булган, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!