Малайзия очкычын атып төшерүгә Русиянең катнашын раслаучы күзләү дәлилләре

Ростов шәһәре янындагы Русия хәрби базасының июнь аендагы фотосын хәзерге фото белән чагыштырып карасаң, хәрби активлыкның шактый артуы күренә. "The Washington Post" язуынча, АКШ күзләү хезмәтләре Украинадагы сепаратист сугышчыларга Русия хәрби ярдәменең зур өлеше шушы базадан китә дип исәпли.

Социаль медиага чыккан бу фотода "Бук" системының сугышчылар кулындагы Краснодон шәһәре аша Русиягә таба баруы сурәтләнә диелә. Бу фотоны АКШ күзләү хезмәтләре 22 июльдә чыгарды. "The Washington Post" язуынча, күзләү рәсмиләре бу фото Малайзия очкычын атып төшереп андагы 298 кешене үтерүгә Мәскәүнең өлеш кертүен раслый торган дәлил дип исәпли.

АКШ рәсмиләре белдерүенчә, социаль медиага чыгарылган бу фотода Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Краснодон шәһәре яныннан Русиягә таба баручы "Бук" системы сурәтләнә.

АКШ рәсмиләре белдерүенчә, социаль медиага чыгарылган бу фотода Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Краснодон шәһәре яныннан Русиягә таба баручы "Бук" системы сурәтләнә.

АКШ рәсмиләре чыгарган, галәмнән төшерелгән бу харитада сары сызык Малайзия очкычы узган юлны, яшел сызык аңа атылган ракета юлын, сары нокта очкыч калдыклары төшкән урынны күрсәтә.