Нидерланд иминлек шурасы үзенең беренче хисабында Малайзия һава юлларының МН17 очышын башкарган очкычы казасына "техник җитешсезлекләр" яки очучылар хатасы сәбәп булганлыгын күрсәтүче берни дә юк дип белдерде.
Шура рәисе Тйиббе Йаустра әйтүенчә, тикшерүнең беренче нәтиҗәләре казаның "тышкы сәбәрләр аркасында булуын күрсәтә" диде. Йаустра сәбәпне "төгәлрәк ачыклау" өчен күбрәк тикшерүләр кирәклеген әйтеп киләчәктә өстәм дәлилләр булачагын вәгъдә итте.
17 июльдә Амстердамнан Куала Лумпурга очучы Боинг 777 очкычы Украинаның Мәскәү яклы сепаратист сугышчылар контролендәге өлешенә җимерелеп төште. Нәтиҗәдә очкычтагы 298 кешенең барысы да һәлак булды, шуларның 193е Нидерланд ватандашы.
Киев та, Көнбатыш та Мәскәү яклы сугышчылар Малайзия очкычын Украина очкычы дип уйлап Русия биргән ракета белән атып төшергән дип исәпли.
Мәскәү белән сепаратист сугышчылар очкычны Украина хәрбиләре бәреп төшергән дип тәкърарлый.
Нидерланд иминлек шурасы хисабындагы фотода Боинг 777 MH17 очкычының тишкәләнгән урыны
Иминлек шурасының интернет сәхифәсенә чыгарылган хисапта очкычның төрле урыннардан тишкәләнгәнлеге күренә һәм очкычның җимерелеп төшүенә “зур энергияле обьектларның” килеп бәрелүе сәбәп булырга охшый диелә.
“Очкычның алгы өлешенә килгән зыянга караганда, очкычның тышкы өлешенә күпсанлы зур энергияле әйберләр килеп кергәнлеге аңлашыла”, диелә хисапта.
Мондый әйберләр килеп бәрелү очкычның төрле мәгълүматларны язып баручы "кара тартмаларының" кисәк эштән туктавын, очкычның һава трафигы контроле белән бәйләнеше өзелүен һәм аның радарлардан югалуын аңлата диелә.
Очкыч төшеп җимерелгәннән соңгы өч атнада һәлакәт урыны тикшерелде, корбаннарның күпчелегенең җәсәдләре җыеп алынды.
Әмма Украина хәрбиләре белән сепаратист сугышчылар арасындагы бәрелешләр көчәеп китү сәбәпле, һәлакәт урынындагы тикшерүләрне дәвам итү мөмкинлеге булмады.
Хәзергә җентекле тикшерү эшләре дәвам итә. Бу беренче хисапта һәлакәт өчен кемнең гаепле булу мөмкинлеге турында берни дә язылмаган.
Иминлек шурасы вәкиле Сара Верноий әйтүенчә, шура "кемнең гаепле булуын түгел" һәм һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.
Сепаратист сугышчылар очкычны Русиядән алган "Бук" ракеты белән атып төшерүдә гаепләнгән иде. АКШ күзләү хезмәтләре дә моны раслаучы кайбер дәлилләр китерде. Әмма бу хисапта ракета турында бер сүз дә юк.
Нидерланд тикшерүчеләре очкыч һәлакәте урынының фотоларын, радар мәгълүматларын һәм "кара тартмадагы" язмаларны өйрәнгән.
Шураның тәгаен хисабы һәлакәткә бер ел тулганчы әзер булачак, диелә.
Атып төшерелгән Малайзия очкычы
1/15
17 июльдә Донецки өлкәсенең Һрабове авылы янына төшкән очкыч калдыкларыннан төтен күтәрелә.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
2/15
Очкыч калдыклары берничә чакрымга таралган.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
3/15
Очкыч калдыклары янында Русия яклы сепаратист.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
4/15
Русия яклы икенче бер сугышчы очкычның Розсыпне авылы янына төшкән икенче бер өлеше янында.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
5/15
Очкыч калдыклары төшкән урында мәетләр яки җәсәд кисәкләре табылган урыннарга ак әләмнәр куелды.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
6/15
18 июльдә фаҗига урынын бер журналист фотога төшерә.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
7/15
Һрабове авылы янына төшкән очкыч калдыкларын 19 июльдә җирле халык вәкилләре карый.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
8/15
Һәлак булган юлчыларның әйберләре.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
9/15
Очкыч калдыклары төшкән урыннарның берсендә Русия яклы сугышчы бала уенчыгын күтәреп тора.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
10/15
Үзен "Донецки халык республикасының халык губернаторы" дип атаучы Павел Губарев (уртада) очкыч калдыклары төшкән урынны карарга килә.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
11/15
Очкыч калдыклары төшкән урында Русия яклы сепаратистлар
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
12/15
Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре Һрабове авылы янына төшкән очкыч калдыкларын карау өчен андагы сугышчан төркемнәрдән рөхсәт сорарга мәҗбүр.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
13/15
Һрабове авылы янындагы басуга таралып төшкән мәетләрне җыю.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
14/15
Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре һәм журналистлар мәетләрне пластик капчыкларда саклаучы Русия яклы кораллы сепаратистларга карап тора.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
15/15
19 июльдә Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда МН17 очышы корбаннарын шәмнәр яндырып искә алалар.
17 июльдә Амстердамнан Куала-Лумпурга кайтып баручы Малайзия очкычының Русия яклы сугышчылар контролендәге Донецки өлкәсе күгендә атып төшерелүе бар дөньяны тетрәндерде. Очкыч "Бук" ракет системы белән атып төшерелгән дип исәпләнә. Очкыч Русия чигенә якын булган Һрабове авылы янына җимерелеп төште. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды.
Previous slide
Next slide