Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бук" турында дәлилләр игътибар үзәгендә


2011 елда Жуковскидагы МАКС күргәзмәсендә Русиянең "Бук-М2" системы
2011 елда Жуковскидагы МАКС күргәзмәсендә Русиянең "Бук-М2" системы

Малайзия очкычы һәлакәте версияләренең күпчелеге Боингның "Бук" ракета комплексы белән бәреп төшерелүе турында. Хәзер бу корал турында кирелгән дәлилләр җентекләп тикшерелә.

Малайзиянең Европадан кайтып баручы очкычы Донецкидан 80 чакрымлап көнчыгышта Русия чиге янына килеп төште. Бу төбәкне контрольдә тотучы сепаратистларны яклауда гаепләнгән Русия дә, Украина да очкычның "Бук" шәкелендәге СА-11 ракеты белән бәреп төшергәнлеген әйтә. Моны Украина ягыннан эчке эшләр министрлыгы киңәшчесе Антон Һеращенко яңгыратса, Русия ягыннан саклану министрлыгы белдерде.

Хәрби аналитиклар моңарчы сепаратистлар Украинаның күп кенә очкычларын бәреп төшерү өчен кулланган җилкәдән атылучы ПЗРК ракетлары ул кадәр биеклеккә күтәрелә алмый, ди. Малайзия очкычы ун чакрымлап биеклектә очкан булса, "Бук"лар өч мәртәбә диярлек ераграк ата. Ул биеклеккә С-300 комплексы ракетлары да күтәрелә ала. Әмма сепаратистлар кулында С-300ләр булу мөмкинлеге кире кагыла.

"Бук" комплексы шактый мобиль корал. Аны яңа урынга китереп кую белән һөҗүмгә әзерләү һәм кире җыю өчен биш минут җитә. Канатлы ракетларны, шулай ук стратегик һәм тактик очкычларны бәреп төшерү өчен ясалган "Бук"тан юлчылык очкычына бик җиңел генә тидереп була.

Зур биеклектәге очкычларга тидерү өчен ракет радар ярдәмендә яки берничә машинадан торган тулы бер радиолокацион систем белән юнәлтелергә тиеш. "Бук"ның соңгы модификацияләренең үз радарлары да бар.

2013 елда Украина хәрбиләрендә кимендә 60 "Бук" системы булган. Әмма Кырым аннексияләнгән вакытта Киев аларның берничәсен югалткан.

Хәзер сепаратистлар ун чакрым биеклеккә оча торган ракетлары булмавын, үзләрендәге ракетларның иң күп дигәндә өч чакрым биеклеккә күтәрелә алуын әйтә. Әмма июнь ахырында алар Донецки өлкәсендә Украинаның "Бук" системы белән коралланган ракет гаскәрләре гарнизонын кулга төшергән иде.

Сепаратист сугышчыларны коралландыру турындагы гаепләүләрне кискен кире кагып килүче Русиянең рәсми мәгълүмат чаралары да 29 июньдә үк сепаратистларның "Бук"ларны кулга төшерү турында белдерүен хәбәр итте.

Шул ук көннәрдә үзләрен Донецки халык республикасы дип атаучылар да Twitter-да "Бук" системына ия булганлыкларын белдерде. Әмма Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң, бу хәбәр сөртелде. Русиянең күп кенә киңкүләм мәгълүмат чаралары да сугышчыларда "Бук" булуын сөенечле хәбәр буларак таратып өлгерде.

17 июльдә "Украинская правда" сепаратистларның Дмитровкага баручы хәрби колоннасы фотоларын күрсәтте. Колоннада "Бук" системы да бар иде.

Бу корал ике якта да бар, әмма аны кем куланган?

Украиннарда "Бук"лар булса да, сепаратистларда хәрби очкычлар юк. Украина хәрбиләре бу сугышта очкычларга атмый. Ә көн аралаш Украина очкычларын бәреп төшерә килгән сугышчыларның эшләре соңгы көннәрдә тагын да шәбәеп киткән иде. Ул көнне Малайзия очкычы төшкәнчегә кадәр алар инде ике очкычны бәреп төшерүләре белән мактанып өлгерде.

Сепаратистларны җитәкләүче Русия ватандашы Игорь Гиркин (Стрелков) ВКонтактеда чираттагы очкычны бәреп төшенү турындагы хәбәрдә Малайзия очкычыннан күтәрелгән төтенне күрсәтеп, "Безнең җир өстеннән очмагыз дип әйткән идек бит", дип язды. Видеодагы төтеннең Малайзия очкычы калдыкларыннан күтәрелгәнлеге ачыклану белән ВКонтактедагы ул хәбәр юкка чыкты һәм аның урынына сепаратистлар катнашлыгын кире кагучы хәбәр чыгардылар.

Бераздан Украина рәсмиләре Русия офицерлары белән сугышчылар арасындагы телефон сөйләшүләрен яздырып алганлыкларын белдерде. Шуларның берсендә кораллы бер төркемне җитәкләүче Игорь Бецлер "Без әле генә бер очкычны бәреп төшердек", ди хәбәр итә. Икенче язмада бер сугышчы чернушкиноларның атып төшергәнлегенә ишарәли. Чернушкино авылында казак сугышчан төркеме урнашкан.

Бу очкыч тирәсендә хәзер мәгълүмат сугышы бара. Стрелков язмалары да, күрсәтелгән видеолар да ышанычлы дәлил булмаска мөмкин. Әмма ул көнне сепаратистлар Украинаның СУ-27 һәм Ан-26 очкычларын бәреп төшергәнлекләрен дә белдерде. Украина саклану министлыгы белдерүенчә, Ан-26ны ПЗРК белән түгел, ә җирдән күккә ата торган күчмә зенит ракет системыннан бәреп төшергәннәр.

XS
SM
MD
LG