Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәрхет инкыйлабына 20 ел


1989 елның 17 ноябрендә Прагада студентларның тыныч демонстрациясе полиция тарафыннан куып таратыла. Бу вакыйгадан Чехословакиядә Бәрхет инкыйлабы башлана.

1980нче еллар ахырында Көнчыгыш Европа илләрендә искән иреклек җилләре Чехословакияне дә урап үтми. Оппозициянең коммунистик хакимияткә каршы беренче ачык протест чаралары 1988нең ахырында ук башлана.

1989ның гыйнварында Ян Палахның үзенә ут төртүенә 20 ел тулу уңаеннан, чиркәү ярдәме белән оештырылган урам җыены полиция тарафыннан куып таратыла. (Студент Ян Палах 1969 елның 16 гыйнварында совет гаскәрләренең Чехословакиягә басып керүенә протест йөзеннән үзенә ут төртә, өч көннән хастаханәдә вафат була.)

Прага, Вацлав мәйданы, 17.12.1989
Оппозиция активистларын эзәрлекләүләр, кулга алулар башлана. Көзгә таба урам җыеннары оешкан төсмер ала.

17 ноябрь көненә студентлар Ян Оплеталны искә алу чарасын билгели. (Ян Оплетал 1939 елда нациларга каршы чыгып һәлак булган студент егет була.)

Хакимиятләр студентларга шәһәр үзәгендә җыелырга рөхсәт бирми. Алар башта Альбертов бистәсендә университет бинасы янында җыела, аннары Оплетал каберенә таба юнәлә. Студентлар хәрәкәтенә дистәләгән мең кеше кушыла.

Соңрак студентлар үзәккә, Вацлав мәйданына барырга карар итә. Ләкин Народни урамына җиткәч алар полиция тарафыннан туктатыла һәм кыйнап таратыла.

Бәрхет инкыйлабына 20 ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00


Шушы вакыйга чех һәм словак халыкларына этәргеч була. Хөкүмәткә каршы киң күләмле демонстрацияләр башлана. 23 ноябрьдә каршылык чаралары иң югары ноктасына җитә. 300 мең кеше Вацлав мәйданына чыгып “Без моннан гарык!” дип оран сала.

Диссидент язучы Вацлав Һавел бу хәрәкәтнең рухи җитәкчесенә әйләнә. Бәрхет инкыйлабына 20 ел тулу уңаеннан Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Һавел, ул вакыйгаларны искә алып, инкыйлабның Чехословакиягә кайчан киләсе билгеле түгел иде, диде.

Һавел Праганың Вацлав мәйданында меңләгән кешене сәламли
“Ләкин шунысы ачык иде, – диде Һавел, – иртәме-соңмы бу кар өеме ишелә башларга тиеш иде. Моның ничек һәм төгәл кайчан буласын беркем дә белмәде. Без күрәзәче түгел. Ләкин иртәме-соңмы моның барыбер булачагы ачык иде.”

Шушы басым нәтиҗәсендә дүрт дистә ел хакимлек иткән коммунистик хөкүмәт чигенергә мәҗбүр була. Вацлав Һавел парламент тарафыннан яңа президент итеп сайлана.

1990 елда Чехословакиядә соңгы дүрт дистә елда беренче ирекле сайлаулар үтә. Тагын өч елдан бу ил ике бәйсез дәүләткә бүленә – Чехия һәм Словакиягә.

Чехословакиядә коммунизмның чагыштырмача тыныч ишелүе тарихка «Бәрхет инкыйлабы» дигән исем белән кереп кала.
XS
SM
MD
LG