Форум кагыйдәләре
Форум кагыйдәләре
Азатлык форумы – фикер алышу урыны. Без сезне фикер алышуга чакырабыз, ләкин фикерләшүне җаваплы һәм мәгънәле итеп, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотып алып баруыгызны үтенәбез:
- Без сезнең сүз ирегегезне чикләргә теләмибез, ләкин кисәтеп куябыз – кимсетү, кыерсыту, мыскыллау, нәфрәт тарату, яла ягу, эзәрлекләү, сүгенү, көч куллануга өндәү, янаулар, тупаслыклар булган фикерләр форумда урнаштырылмаячак.
- Әлеге форум коммерция йә исә башка сәхифәләрне рекламалау урыны түгел.
- Авторлык хокукларын бозган язмаларны зинһар монда урнаштырмагыз.
- Мөмкин булса, исемегезне һәм email адресыгызны языгыз. Сораулар туган очракта без сезнең белән элемтәгә керә алыр идек.
- Фикерегез Азатлык хезмәткәре тарафыннан расланганнан соң дөнья күрәчәк. Казан вакыты белән төнге сәгатьләрдә җибәрелгән фикерләр кичегергә мөмкин. Фикерегез 24 сәгать эчендә форумда күренмәсә, безгә мөрәҗәгать итегез.
Рәхмәт.