миссия
Азатлык миссиясе
Азатлык Радиосының миссиясе – матбугат иреге хакимиятләр тарафыннан тыелган йә чикләнгән илләрдә чынбарлыкка нигезләнгән мәгълүмат тарату аша демократик кыйммәтләрне һәм институтларны яклау вә алга сөрү. Азатлык журналистлары халыкның күпчелеге җирле мәгълүмат чараларында ала алмаган цензурасыз хәбәрләр, җаваплы фикерләшү һәм ачык дискуссия тәэмин итә.
Демократиянең беренче нигезе – җәмгыятьнең мәгълүмәтле булуын аңлап:
- Азатлык демократия һәм ирекле базар өчен хәлиткеч булган объектив хәбәрләр, анализлар, җирле һәм төбәкара мәсьәләләр турында фикер алышулар тапшыра.
- Азатлык демократик кыйммәтләрне яклап цивиль җәмгыятьләрне ныгыта.
- Азатлык милләтара һәм динара түземсезлеккә каршы көрәшә һәм халыклар арасында аңлашуны алга сөрә.
- Азатлык җирле мәглүмат чаралары өчен бер үрнәк булып, журналистларның һөнәри осталыгын һәм бәйсезлеген арттыруны яклый, җирле мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек урнаштыра.