Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасында Чаллыда Сталинга һәйкәл куюны хупларга чакырдылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу тәкъдимгә Татарстанның бер депутаты да каршы чыкмады.

Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы бүген Татарстан Дәүләт шурасында күтәрелде. Әлеге мәсьәлә уңаеннан 15 декабрьдә узган парламент утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.

"Чаллыда Сталинга һәйкәл төзеп куйдылар. Нинди ажиотаж булды, чыгышлар ясалды. Кайбер мәгълүматка күрә, мәктәпнең лицензиясен тикшерүне сорыйлар, экология һәм янгын иминлеге ничек диләр. Иптәшләр, безнең рәис Геннадий Зюганов һәм президент Владимир Путин әйткәнчә, яшьләр меңъеллык тарихлы Русиядә нинди лидерлар булуын белергә тиеш. Без нәрсәдән куркабыз?" диде ул.

Аның сүзләренчә, Чирмешән районының Лашманка авылында Сталин һәм Ленинга куелган өч метрлы һәйкәл үрнәк булып тора. Миргалимов Сталин аркасында "ил 75 ел тынычлыкта яшәде" дип саный. Ул Сталинның уңай яклары булуын әйтте һәм Николай II, Явыз Иван, Петр I кебек хакимнәр дә репрессияләр кылуын белдерде. Ахырдан депутат республика җитәкчелегенә һәм шәһәр түрәләренә мөрәҗәгать итте.

"Мин министрларга, мөдирләргә, Чаллы мэрына, мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәм. Әйдәгез, илне нинди хәлгә җиткергән либерал-демократлар тәрәзәсеннән генә карамыйк. Зюганов һәм Путин әйткәнчә, тарихи яктан да карыйк", диде ул һәм дәвам итте: "Украина аша НАТО күтәргән нацизм, фашизмны җиңәр өчен иң яхшы традицияләрдә берләшергә кирәк".

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Миргалимовны хуплап чыкты. Дөрес, Сталинга һәйкәл кирәк дип турыдан-туры әйтмәде.

"Бүген көнбатыштагы дустанә булмаган дәүләтләр кайсы буын кешеләренә басым ясый? Миргалимов буынына түгел. Аның эчке үзаңы һәм дөньяга күзаллавы җитешкән. Татарстандагы күпмилләтле яшьләргә фейк тарату, каралту басымы бара", диде ул.

Мөхәммәтшин киләсе уку елыннан яңа дәреслекләрдә патриотизмга зур урын биреләчәген дә әйтте.

6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты.

Соңрак Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпнең мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәте юк дип белдерде.

Мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды. Шулай да аның ачылышы 2023 елның язында булачак дип әйтелде.

• Русиядә хәзерге вакытта Сталинга йөздән артык һәйкәл һәм бюст куелган. Аларның күбесе 2005 елдан соң барлыкка килде.
• 2020 елдаТүбән Новгород өлкәсе Бор шәһәрендә Иосиф Сталинга һәйкәл ачылган иде. Һәйкәл ачу тантанасы 24 июнь — Җиңү парады көненә туры китерелде.
• 2019 елның декабрендә Татарстанның Азнакай шәһәрендә Сталинның 140-еллыгы уңаеннан хәтер чарасы узган иде. Чараны оештыручылар халыкның илдәге тәртипсезлекләрдән туйганын әйтеп, Сталинны үрнәк итеп куярга теләүләрен белдерде.
• Стәрлетамактагы эшкуар үзенең хосусый җирендә урыс адмиралы Колчакка һәйкәл куйдырган иде. Ул ике көн дә тормады, Росгвардия тарафыннан сүтеп алынды. Шәһәр идарәсе һәйкәл канунсыз урнаштырылган дип белдерде.
• Кайбер хисапларга күрә, Сталин чорындагы репрессияләр аркасында 1,4 млн кеше үтерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG