Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Сталинга һәйкәл куйган хосусый мәктәпнең мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәте юк


Иосиф Сталин, коллаж
Иосиф Сталин, коллаж

Бу хакта Татарстанның мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта анда укучы балаларның белемнәре йомшаграк булуы әйтелә.

Чаллының 25нче комплексында үз ишек алдына Иосиф Сталинга һәйкәл куйдырган хосусый мәктәпнең мәгариф эшчәнлеге алып баруга лицензиясе юк. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның мәгариф министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Министрлык мәктәп җитәкчелегенә эшчәнлеген тыя яки аны сүтәргә мәҗбүр итә алмый, дип белдергәннәр басмага.

"Смеем мечтать" мәктәбе быел февральдә ачылган, анда кече яшьтәге балалар белем ала. Аны Максим Евтешин рөхсәтсез ачкан, хәзер ул мәктәп мөдире булып тора диелә.

"Бездә хосусый мәктәпләргә ихтыяҗ зур, аеруча кече сыйныфта укучы балалар өчен. Эшли торган ата-аналарга бу уңайлы – алар иртән баланы мәктәпкә биреп, кич белән килеп алырга, дәрес әзерләтеп интегергә теләми. Бу мәктәп мәгариф эшчәнлеге алып барырга лицензия алмады, ул рөхсәтсез ачылды. Мәктәп мөдире – коммунист, нәрсә эшлисе килә, шуны эшли. Безнең тыкшынырга һәм мәктәпкә тикшерү белән килергә, бигрәк тә һәйкәлне сүттерергә хакыбыз юк. Евтешинга прокуратура килгән, тик ул укытучылар репетицион дәресләр уздыру өчен мәктәптәге бүлмәләрне арендалый дип җавап бирә, ә бу канунлы", дигән басмага мәгариф министрлыгы сүзчесе Алсу Мөхәммәтова.

Мәктәптә укучы балалар өйдә укытыла дип исәпләнә һәм башка мәктәпләргә беркетелгән, аттестацияне алар шул мәктәпләрдә уза диелә. Шул ук вакытта Сталинга һәйкәл куйган мәктәптә укучыларның белемнәре шактый йомшак булуы искәртелә.

  • Кичә, 6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Әлеге вакытта һәйкәлне урнаштыру эшләре тәмамлана, әмма ачылыш 2023 елның язында булачак.
  • "Сталин илдә барган индустриализация локомотивы булган, Бөек Ватан сугышыннан илне лаеклы чыгара алган, авыл хуҗалыгын торгызган дип саныйбыз. Әгәр Сталин этәргеч бирмәсә, Советлар Берлегендә максатчан рәвештә алып барылган мәгариф системы да үсеш кичермәс иде", диде Евтешин.
  • Русиядә һәр ел 30 октябрьдә сәяси золым корбаннарын искә алалар. Быел да Казанда, шәһәр үзәгендә күмәк пикет үтәргә тиеш иде. Пикетның максаты "репрессия корбаннары истәлегенә ихтирам белдерү" диелде. Шәһәр хакимияте башта аңа рөхсәт бирсә дә, чарага бер көн кала аны уздыруны тыйды.
  • "Сабантуй" газеты баш мөхәррире булып эшләгән, балалар язучысы Ләлә Гыймадиева Сталин золымнары турында "Бер уч борчак" дигән китап язган иде. "Сталин золымы, вәхшәте татарга да, руска да, башка милләт кешеләренә дә бертигез кагылгандыр. Явызлыкның милләте юк. Дөрес, татар халкына кагылышлы канлы вакыйгалар тарихта аерым урын алып торганын да беләм. Әмма, минемчә, алар урынында башка милләт халкы булса да, шул ук язмышка дучар булган булыр иде дип уйлыйм", дигән иде Азатлыкка автор.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG