Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугыш алдыннан — сәяси көчләр барлыкка килмәсен өчен — халык дошманнарын "таба" башлыйлар"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алалар. Русиянең яңа тарихында сәяси тоткыннар саны арта бара. Моннан 80-85 ел элек — Икенче дөнья сугышы алдыннан да — сәяси көчләр каршы чыкмасын өчен, кешеләрне репрессияләгәннәр, ди тарихчы Нурулла Гариф.

Казан хакимияте башта пикетка рөхсәт бирсә дә, чарага бер көн кала аны уздыруны тыйды

30 октябрь — cәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бүген Казанда, шәһәр үзәгендә күмәк пикет үтәргә тиеш иде. Пикетның максаты "репрессия корбаннары истәлегенә ихтирам белдерү" диелде. Шәһәр хакимияте башта аңа рөхсәт бирсә дә, чарага бер көн кала аны уздыруны тыйды. Түрәләрнең җавабыннан күренгәнчә, пикет узарга тиешле урында "хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрендә авария" килеп чыгу сәбәпле акция үткәрелә алмый. Соңгы елларда Казан үзәгендә бер генә сәяси чара уздыруга да рөхсәт бирелмәүне исәпкә алганда, пикетны үткәрттермәү — әлләни гаҗәп түгел.

Шулай итеп бүген чара бары Казанның Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында гына үтәчәк. Аны "Яблоко" фиркасе оештыра. Ел саен үтә торган ул чарада гадәттә чәчәкләр салалар, шәмнәр яндыралар. Әмма быел фирка "Кешеләр, бер-берегезне үтермәгез" исемендә онлайн-марафон да уздыра. Әлеге чарада Сталин терроры корбаннарының язмышлары сөйләнәчәк. Аны тыңларга теләүчеләр Казанның "Яблоко" фиркасе бинасына килә ала, диде оештыручылар Азатлыкка.

Сталин репрессиясе корбаннары турында сөйләүчеләр елдан ел азая бара, бу тема белән кызыксынучы белгечләргә дә архивларга керү авырлаша. Бу хакта Азатлыкка репрессия корбаннары турында өч китап әзерләп чыгарган тарихчы Нурулла Гариф сөйләде.

Соңгы 15 елда ул репрессияләнгәннәрнең балалары һәм оныкларыннан 400ләп истәлек яздырган. Аларның 90 проценты инде вафат.

"Истәлекләрне хәтерләүчеләр азая бара. Хәзер бит инде 1940 елны туган әбигә дә 80 яшь. Ә Сталинның сәяси репрессиясе 1939 елда тәмамлана", ди ул.

Тышкы дошманнарны юк иткәннән соң, эчке дошман белән көрәшә башлыйлар

Нурулла Гариф сүзләренчә, ул чордагы кебек репрессияләр хәзерге көннәрдә дә кабатлана.

"1926 елдан муллаларны читләштерү башлана. Зур дини конференция була һәм дәүләт үзенә каршы ике көч барлыгын күрә. Берсе — дини, икенчесе — байлар, ягъни хәлле кешеләр көче. Шуңа күрә тышкы дошманнарны юк иткәннән соң, эчке дошман белән көрәшә башлыйлар.

Репрессияләнгәннәрнең берничә категориясе була. Беренчесе — бик байлар катламы. Аларның бер өлеше куыла, икенче өлеше авылда талана. 1931 елда колхозлар оеша башлый. Кайберәүләр, җирләрен бирмәс өчен, анда керергә теләми. Соңрак аларны барыбер мәҗбүр итәләр. Бу да — репрессиянең бер чоры.

Хәзер архивларга керүе кыен, тарихчыларны кертми башладылар. Чөнки ачлыкны да, репрессияләрне дә өйрәнү хупланмый

Мәчетләрне җимерәләр, шул ук вакытта муллаларның балаларын яңа мәктәпләрдә белем бирүче буларак кулланалар. Ул вакытта яңа совет мәктәпләре ачыла башлый, ә әзер укытучылар булмый. Бу да репрессиягә эләккән кешеләр инде.

Болардан тыш, үгезен алып кайтып килгәндә ялгыш малның аягы сынса, чәчүгә кирәк булган техникасы ватылса, андый кешеләргә шунда ук халык дошманы буларак тамга тагалар. Урал якларында күп төзелешләр башлана, металл заводларына эшчеләр җитми. Бөтенесен дә шунда эшкә җибәрәләр, чөнки эшче куллар кирәк була. Алар халыкны мәҗбүри күчерү эшенә тотыналар. Анда җибәрелгәннән соң алар белән ни булганын без инде белмибез.

Хәзер архивларга керүе кыен, тарихчыларны кертми башладылар. Чөнки ачлыкны да, репрессияләрне дә өйрәнү хупланмый, ник дигәндә, бу коммунистлар белән совет хакимиятенең җинаяте. Алар үз җинаятьләрен яшерә һәм аны фаш итүләрен теләми", ди Нурулла Гариф.

Байлар үз байлыгы өчен курка, шуңа дәшми, ә гади халык куркытылган

Тарихчы сүзләренчә, татар халкына беркайчан да җиңел булмаган, дәүләтсез калгач, гел куркуда яшәгән халык бүген дә нәкъ шул халәттә.

"Хәзер элекке кебек Себергә кумыйлар, әмма, хакимияткә каршы барсаң, бизнесыңны тартып алалар, эшеңдә авырлыклар тудыралар. Бернәрсә дә үзгәрмәгән. Халыкта курку, һәркем үзен генә кайгырта, күмәкләшеп каршы чыгу юк. Байлар үз байлыгы өчен курка, шуңа дәшми, ә гади халык куркытылган. Шул ук репрессияләр дәвам итә.

Хәзер хакимият интеллегенцияне — укытучыларны, журналистларны үз кулына алды. Татарларда да курыкмый яза торган журналистлар калмады диярлек. Булганнары да соңгы вакытта Төркиягә китте. Милли хәрәкәт вәкилләренең дә кайберләре китте. Элек тә сизгеррәкләре киткәннәр, хәзер дә шулай.

Татарларда да курыкмый яза торган журналистлар калмады диярлек. Булганнары да соңгы вакытта Төркиягә китте.

Икенче дөнья сугышының исе 1936 елларда ук килә башлый. Сугышлар һәрвакыт җир өчен бара бит. Сәяси сугыш алдыннан сәяси көчләр барлыкка килмәсен өчен, халык дошманнарын таба башлыйлар. Ул вакытка инде байлар репрессияләнеп бетә. 1937-38 елда авыл советы кешеләрен, коммунистларның үзләрен, партия җитәкчеләрен репрессиялиләр. Казан ханлыгы тарихын язган өчен 1936 елда Михаил Худяковны, 1938 елда Һади Атласины атып үтерәләр. Тарихчыларны, язучыларны, югары катламны юкка чыгаралар. 1939 елда сәяси репрессияләр кинәт кенә бетә. Ул елда Финляндиягә басып керәләр һәм шуннан соң инде сугыш башлана. Барысы да алдан уйланылган була. Сәяси көчләр каршы чыга алмасын өчен, алар алдан әзерләнә: потенциалы булганны юкка чыгара. Менә хәзер дә сугышның исе ике ел алданрак сизелде, чөнки барысы да алдан уйланылган әйбер. Барысы да кабатлана.

Хакимият халыкның аңы күтәрелүдән курка, шул ук татар телен, татар тарихын укытмау да халыкның аңы үсмәсен өчен эшләнә, чөнки аңлы халыкка каршы торып булмый, ул үзенекен итә. Монда аңны үзгәртү өчен көрәш бара", ди Нурулла Гариф.

Соңгы хаты ике-өч атна элек килде. 4 ай карцерда тотканнар үзен.

2019 елда тоткарланып, 2020 елда тугыз елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән һәм хәзер Читада төрмәдә утыручы Башкортстан оппозиционеры Айрат Дилмөхәммәтовның 80 яшьлек әнисе Агиләш ханым халыкның куркытылганлыгын әйтә. Элек хәл белешеп торганнарның да кайберләре аралашырга шикләнә икән.

"Әнә, алты мең сум акча күчергән өчен Илмира Бикбаевага, мәхкәмә эше ачып, шартлы хөкем чыгардылар", ди ул.

Ана кеше улы белән хат аша аралаша.

"Минем бит күзем күрми, шуңа килгән хатны дусты укып бирә. Соңгы хаты ике-өч атна элек килде. 4 ай карцерда тотканнар үзен. Алты айга япканнар иде, дүрт айдан чыгарганнар. Бер камерада өч кеше утырабыз дип язган, болай зарланмаган. Инде өч тапкыр утырып үзе дә юристка әйләнеп бетте.

Татар телен, татар тарихын укытмау да халыкның аңы үсмәсен өчен эшләнә, чөнки аңлы халыкка каршы торып булмый, ул үзенекен итә

Канун елына ике тапкыр 20 килограммлы посылка җибәрергә рөхсәт итә. Менә 2нче декабрьдә вакыты җитә. Айратның бер дусты белән шул посылканы җибәрергә җыенабыз. Узганында Казаннан алган казылык җибәргән идек, шуны бик яратып ашаган. Тагын сорады. Чикләвекләр, бал, кипкән җимешләр, каһвә кирәк, дигән. Бозылмый торган әйберләр җибәрәбез инде.

Шулай ук ай саен 5 мең сум акча да җибәрәбез. Төрмә ризыклары мактанырлык түгел, киосктан консервалар алгалый. Ә алар анда ике тапкыр кыйммәтрәк икән. Пенсияне санап кына торам инде, артык әйбер алып булмый. Айратка биш меңнән күбрәк җибәргән вакытларыбыз да булды, чөнки адвокатка да түли. Адвокат хөкем карарындагы тугыз елыннан ел ярымын чигерә алды.

Европа мәхкәмәсе, Русия Айратның иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукын бозган дип табып, 3100 евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарды. Ул акчаларны бирерләрме, юкмы — белмим. Иң мөһиме — ул чыкканчы әле яшисе, улымны аек акыл белән каршы аласы иде", ди Агиләш Дилмөхәммәтова.

Русия Кырымны басып алгач, Украинада тыныч яшәгән мөселманнар да зур мөддәтләргә зинданнарга утыртыла башлады

Башка гаепләүләр өстенә, "Хизб ут-Тәһрир" эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен, Дилмөхәммәтов террорчылыкны аклауда да гаепләнде.

"Мемориал" хокук яклау комитеты "Хизб ут-Тәһрир" эше нигезендә хөкем ителгән күп кенә мөселманнарны сәяси тоткын дип таныды. Элек Татарстан, Башкортстан мөселманнары гына хөкемгә тартылса, 2014 елда Русия Кырымны басып алгач, Украинада тыныч яшәгән мөселманнар да зур мөддәтләргә зинданнарга утыртыла башлады.

Белешмә: Хизб ут-Тәһрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Татарстан, Башкортстан мөселманнарын яклау эшендә катнашып йөргән хокук яклаучыларның берсе (исеме редакциягә генә билгеле) бу репрессияләрнең 2003 елда ук башлануын әйтә. 2004 елда Башкортстаннан Салават һәм Булат Гаяновлар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәһрир" эше нигезендә гаепләнеп колониягә хөкем ителә. Бу әле "Хизб ут-Тәһрир"челтәрне эзәрлекләүнең башы гына була. Әлеге җинаять эше дә яшерен шаһитләр сүзенә нигезләнеп төзелә. Колониядән чыккач, "террорчы" тамгасы тагылган Гаяновлар эш таба алмый җафалана, аларның исеме "Росфинмониторинг"ның экстремистлар исемлегендә булу сәбәпле, алардан хәтта торак өчен түләүне дә кабул итмиләр. Нәтиҗәдә, алар Украинага күченеп китә.

Татарстан һәм Башкортстандагы күп кенә мөселманнар да, эзәрлекләүләр башлангач, Украинада сыену таба. Азатлыкка сөйләгән чыганак болар барысы да башкача фикер йөрткән өчен эзәрлекләү дип саный.

"Мөселманнар Русиядә конституцион төзелешне алыштыруны таләп итеп чыкмады, шәригатьчә яшәргә чакырмады, хакимиятне бәреп төшерик димәде, хакимият өчен көрәшмәде", ди ул.

Аның әйтүенчә, төрле конференцияләр уздыру, хокук яклаучылар белән очрашулар бернинди нәтиҗә бирмәгән. Мөселманнарга ярдәм иткән "Мемориал" үзәге дә Русиядә "ят агентлар" исемлегенә кертелде.

Белешмә: "Мемориал"

"Мемориал" — тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте — Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче, сәүдәгә корылмаган оешма. 1989 елда оешкан.

Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары истәлеген мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да өстәлде.

Русия юстиция министрлыгы 2014 елда "Мемориал" хокук яклау үзәген "ят агент" дип атады. "Мемориал" тарихи-агарту җәмгыяте исә "ят агент" дип 2016 елда аталды.

2021 елның декабрендә Русия хакимияте "Халыкара Мемориал"ның һәм "Мемориал" хокук яклау үзәгенең юридик затларын юк итте. Оешма вәкилләре эш юридик затлардан башка дәвам итәчәк, дип белдерде.

2022 елның 5 апрелендә — Русия Украинага бәреп кергәннән соң — "Мемориал"ның эшчәнлеге Русия территориясендә тыелды. Хәзерге вакытта оешманың эшчәнлеген Русиядән тыш эшләүче берничә бәйсез эксперт алып бара.

2022 елның 7 октябрендә Нобель комитеты "Мемориал"га (Алесь Беляцкий һәм Гражданлык ирекләре үзәге белән бергә) Тынычлык премиясен бирде.

Татарстан, Башкортстан мөселманнары да, Айрат Дилмөхәммәтовны да искә алучы сирәк булса, Киров өлкәсе колониясендә утыручы тумышы белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән булган Азат Мифтаховка даими акча җыю, открыткалар язу чаралары оештырыла.

"Телеграм"да Азат Мифтаховка ярдәм дигән махсус канал бар. Анда Мифтахов белән бәйле бөтен яңалыклар языла. "Азатка ике көндә 150 мең сум акча җыелды", дип язылган ул чатта.

Русиядә хөкем карарын үтәп бетергәндә генә яңа җинаять эшен ачу очраклары күбәеп бара

Азат колониядә тегү машинасында эшли. "Хәзер алар ниндидер төркем белән заказлар ала һәм аларны билгеле бер вакытта тегеп бетерергә тиеш. Беренче ике заказ Урал курткалары булган", диде Азатлыкка аның хатыны Елена Горбань.

Хәзерге вакытта Мифтаховка бер елдан азрак, 2023 елның көзенә кадәр утырасы калды. Әмма "Народная самооборона" хәрәкәтен террорчы оешма дип тану турындагы яңалык, бу оешмада катнашучы дип аталган Азатның һәм башка күп кенә фигурантларның язмышы өчен аерым борчу тудыра. Террорчы оешма эшендә катнашуда гаепләү кебек яңа җинаять эшләре ачылу ихтималлыгы аларны куркыта. Русиядә хөкем карарын үтәп бетергәндә генә яңа җинаять эшен ачу очраклары күбәеп бара.

Белешәмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

"Әйтергә кирәк, хәзерге хакимият сакланып калганда ул Русиядә кала алмаячагын аңлый, әмма әлегә детальләп фикерләшүнең мәгънәсе юк, һәм без хәтта аның тиешле вакытка чыгачагына да ышанмыйбыз — Балашиха эшенең куркынычы булуы да, террорчы оешмада катнашуда гаепләп яңа җинаять эше ачу куркынычы да өстәлә", дигән иде Горбань.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG