Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илмира Бикбаева шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде


Илмира Бикбаева
Илмира Бикбаева

Соңгы сүзендә пенсионер "экстремист эшчәнлек" алып бару нияте булмавын әйтте һәм мәхкәмәдән гадел хөкем карары чыгаруларын, үзен аклауларын сорады.

6 сентябрьдә Уфаның Октябрьский районы мәхкәмәсе башкорт оппозициясе активисты, публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтовага 2018-2019 елларда 6 мең сум акча җибәргән Илмира Бикбаевага хөкем карарын чыгарды.

Ул гаепле дип танылды һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Соңгы сүзендә Бикбаева "экстремист эшчәнлек" алып бару нияте булмавын әйтте һәм мәхкәмәдән гадел хөкем карары чыгарып, үзен аклауларын сорады. Шулай ук үзенә карата ачылган җинаять эше ФСБ күзәтүе астында булу сәбәпле, яхшыга өметләнмәвен әйтте. "Безнең илдә аклый торган хөкем карарлары юк бугай. Булса да, бер процент кына, анысы да түрәләргә һәм олигархларга гына туры килә. Әмма барыбер мәхкәмәнең гадел карар чыгаруына өметләнәм", диде Бикбаева.

Прокуратура аңа дүрт ел колония сораган иде.

Илмира Бикбаевага җинаять эше сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтовны "экстремистик эшчәнлекне финанслау"да гаепләгәннән соң ачылды. Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул шулай ук сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, маддәләре нигезендә гаепләнде.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Илмира Бикбаева 2018-2019 елларда Дилмөхәммәтовның әнисенә 6 мең сум акча күчергән булган. "2018 елда Facebookта "Дүртенче Башкорт республикасы" дигән төркемгә язылдым. Анда Айрат Дилмөхәммәтов үзенең яхшы програмын тәкъдим итте һәм мин Yotube-та аларны тыңлый башладым. Шул ук сайтта Агиләш Дилмөхәммәтова исеменә акчалата ярдәм җибәрә аласыз дигән язу да бар иде. Шуннан мин 500 сум акча җибәрдем. Аннары тагын 500 сум җибәрдем. Тагын ике тапкыр берәр мең сум салдым. Гомумән алганда алты мең сум булды", дигән иде Илмира Бикбаева.

Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе моны "Дилмөхәммәтовка экстремистик юнәлештәге җинаять әзерләү һәм оештыруга акчалата ярдәм күрсәтү" дип санады. Илмира Бикбаева исеме Финанс күзәтү федераль хезмәтенең (Росфинмонтиринг) экстремистлар реестрына август башында кертелде. Аның банктагы барлык акчалары томаланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG