Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәргән Илмира Бикбаевага дүрт ел колония соралды


Илмира Бикбаева
Илмира Бикбаева

Моңа кадәр Бикбаева исеме Финанс күзәтү федераль хезмәтенең (Росфинмонтиринг) экстремистлар реестрына кертелгән иде. Хөкем карары 6 сентябрь чыгарылачак.

Башкорт оппозициясе активисты, публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәреп, экстремизмны финанслауда гаепләнгән Илмира Бикбаевага прокурор дүрт ел гомум тәртипле колония сорады. Мәхкәмә утырышы җомга Уфада башланды.

Соңгы сүз белән чыгыш ясаганда Бикбаева үзенең гаепсезлеге турында белдерде.

Хөкем карары 6 сентябрьдә чыгарылачак.

Мәхкәмә карары чыкканчы Бикбаева исеме Финанс күзәтү федераль хезмәтенең (Росфинмонтиринг) экстремистлар реестрына кертелгән иде. Аның банктагы барлык акчалары томаланды.

Тикшерү мәгълүматынча, Илмира Бикбаева 2018-2019 елларда Дилмөхәммәтовның әнисенә 6 мең сум акча күчергән булган. Моны ул ялгыз ханымның яшәргә акчасы булмаганга күрә, аны кызгануы сәбәпле эшләгән.

Бикбаеваның адвокаты Дмитрий Казаков ул вакытта Дилмөхәммәтов сак астына алынмаган һәм аңа карата тикшерү эшләре алып барылмаган иде дип белдерде. Аның сүзләренчә, Дилмөхәммәтов гаиләсенә тагын 25кә якын кеше матди ярдәм күрсәткән. Алар җинаять эше кысаларында шаһит статусыннан гаепләнүче итеп үзгәртелергә мөмкин диелә.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG