Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һади Атласи үтерелгән көн. "Милләтемнең азатлыгы хакына төрмәгә керәм"


Һади Атласи
Һади Атласи

1938 елның 15 февралендә галим, мәгърифәтче, татар тарихын өйрәнүче Һади Атласи һәм тагын сигез кеше Казан төрмәсендә атып үтерелә. Аның кабере билгесез. Сәяси режим корбанының оныкларына да "халык дошманы" тамгасы белән яшәргә туры килә.

Әлфия АтласиҺади Атласиның оныгы. Бөгелмәдә яши, програмчы булып эшли. Билгеле шәхеснең туган көнендә дә, атып үтерелеп бакыйлыкка күчкән көнен дә билгеләргә тырыша ул. Үзенчә. Булдыра алганча. Бөгелмәнең заманында Һади Атласи эшләгән тарихи мәктәп бинасында ел саен 15 февральдә Һади Атласи һәм аның белән бергә атып үтерелгән тагын сигез кеше истәлегенә куелган мемориал такта янында хәтер җыены уза. Коръән укыла, атып үтерелүчеләр рухына дога кылына, чәчәкләр салына, Һади Атласи турында сөйләнә. Ел саен шулай, чөнки традиция. Әлфия Атласи да кешеләр арасына чыга. Бабасын искә алганда ул читтә кала алмый. Быел бу чара узмый калган. Сәбәбе – пандемия. Шулай да Әлфия бу көнне бабасының рухына дога кыла, мәчеткә хәер бирә. "Беләбез бу көнне, әти өйрәтеп калдырды", ди тыйнак кына Әлфия ханым.

Атласиның улы Угыз, кызы Әлфия һәм хатыны белән
Атласиның улы Угыз, кызы Әлфия һәм хатыны белән

Һади Атласи Хөсникамал белән ишле гаилә төзи, әмма 1938 елда алар әтисез ятим кала. Өченче улы Угыз да, башка абый-апалары да Һади Атласи "халык дошманы" дип кулга алынып, атып үтерелгәннән соң да аңардан ваз кичми. Угыз үсеп җитеп, "халык дошманы улы" тамгасы белән бәрелеп-сугылып яшәсә дә, бөтен көчен әтисе, гомер буена татар тарихы, милли мәгърифәт белән шөгыльләнүче, күп төрле китаплар авторы Һади Атласи исемен кире халыкка кайтару эшенә бирә.

Әлфия – Угызның кызы. Ул әтисенең бабасына тугры калуына рәхмәтле һәм авыр заманда да ничек сынмаган, ничек әтисеннән ваз кичмәгән дип гаҗәпләнә. Совет хакимияте кешенең үзен генә юк итү белән чикләнми, ул аның нәселен дә юк итмәсә дә, басым ясап, куркытып яшәтә. Эш алымы шундый. Репрессия җиле барысына да кагыла.

Әлфия 1970 елда туган һәм әтисе Угыз аңа һәм энесенә бәләкәй чактан ук бабалары турында сөйләгәнен хәтерли.

Әлфия Атласи улы Әмир белән
Әлфия Атласи улы Әмир белән

— Баш тарту түгел, ул әтисенең никадәр зур галим булганын, нинди эшләр башкарганын сөйли иде безгә. Өйдә Атласи бабай – каһарман, ә мәктәптә – башка вазгыять. Әле дә исемдә, әллә беренче, әллә икенче сыйныфта укып йөргәндә мәктәптә Бөгелмәдә чыккан китап белән таныштырдылар. "Город счастливой судьбы" дип атала иде. Урысча. Анда шәһәр тарихы язылган һәм битләрнең берсендә укыйм: "Зловещую роль оказал мулла Хади Атласов". Укытучы да аны укыды, сәер. Минем бабам бит. Халык дошманы дип акка кара белән язылган. Еладыммы, кычкырдыммы – төгәл хәтерләмим. Әмма эчтә җилләр дулагандыр. Әти зирәк иде. Кайтып сөйләсәм дә, ул ничектер баланың күңелен аңлап, моның ялган икәнен җиткерә алган. Миндә бабайга нәфрәт булмады, гәрчә систем, бәлки, теләгәндер.

Өйдә Атласи бабай – каһарман, ә мәктәптә – башка вазгыять

Әти тулы бер идеология машинасына каршы ничек каршы тора алды икән дип уйлыйм. Миңа, балага, шулай тәэсир иткән икән, басым миңа да булган икән, аларга бигрәк каты булган бит ул. Әтисез калу бер фаҗига, гомер буена "халык дошманы улы" дигән тамга белән яшәү – икенче фаҗига. Кулга алынган, төрмәдә утырган яки атылып үтерелгән туганыннан күпме кеше карьера дип баш тарткан, чөнки шулай яшәве җиңелрәк. Бабайның балалары андый юлдан китмәде. Алар әтисез ятим үссә дә, ач-ялангач булса да, әтиләренең рухын саклаганнар. Әти үзенең әтисен бик яхшы хәтерли иде, аның төрмәдән кайтканын да, аннары Казанда кулга алынып, әнисенең төрмәдән төрмәгә йөреп аны эзләвен дә хәтерли. Әтиләр Һади Атласиның атып үтерелгәнен белми дә кала, әниләре Черек күлдән бүреге белән тунын алып кайтканын хәтерли. Аларга авыр булган, укырга ирек бирмәгәннәр, фән белән шөгыльләнергә киртә куелган. Әле монда эшкә алмаганнар, әле моннан куылганнар.

Әти бабайга шулкадәр тугъры иде, яратуы, ихтирамы чиксез, ул үзенең улына да, ягъни минем энемә дә Һади исемен куштырган. Нәсел дәвам итсен, Һади Атласи исеме яшәсен дип тырышты. 1990нчы елларда бабайның исеме халыкка кайта башлавы – әтинең тырышлыгы, — ди Әлфия ханым.

Әлфия ханым бүгенге сәяси режим 1937 елны хәтерләтәме дигән сорауга төгәл җавап бирә алмый. "Бабайны өеннән алып киткән кебек, тикшерүсез, нахак сүзгә таянып, мәхкәмәсез атып үтерүләр әлегә юк, әмма 1990нчы еллардагы кебек иркен фикер белдерүләр юк инде, кешеләр моны сизә, күрә, аңлый", ди ул.

Бөгелмә һәм Казанда Һади Атласи исемендәге урам бар. Дөрес, башкаладагысы кечкенә, анда кешеләр күпләп йөрми. Хәер, бу Казан өчен гадәти күренеш. Бөгелмәдәге татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, анда музее бар. Һади Атласига багышланган фәнни конференцияләр дә ара-тирә уза, аның турында китаплар да дөнья күрде. Тарихчы исемендәге премия, медаль бар. Алар укытучыларга бирелә. Хакимият тиешлечә аны искә аламы, популярлаштыру ничек була ала дигәнгә, Әлфия бабасын башкалардан аеру матур күренеш булмас иде, ди.

Әгәр бабай, аның кебек шәхесләр исән булса, аларның акылы, көче дәүләт файдасына кулланылса, никадәр үсеш кичерер иде ил

— Бабай кебек шәхесләр шактый, алар арасында коточкыч хәлдә тормышларын тәмамлаучылар булуын аңлаудан йөрәк кысыла. Бер гаепсезгә бит. Әгәр бабай, аның кебек шәхесләр исән булса, аларның акылы, көче дәүләт файдасына кулланылса, никадәр үсеш кичерер иде ил. Әмма алар кирәк булмаган. Һади Атласины аерып, аны гына күтәрсеннәр дия алмыйм. Нахакка гаепләнеп, төрмәләрдә үтерелгән татар шәхесләренә иң зур һәйкәл, иң зур хезмәт – татар теленең югары дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелүе булыр иде. Ә бүгенге вазгыятьне күреп аларның йөрәкләре ярылыр иде, мөгаен. Милли мәгарифнең сакланып калуы мөһим, мәктәпләрдә татар теленең укытылуы мөһим. Менә бу булыр иде зур эш. Әлеге хәлләргә мин риза түгелмен, — ди Әлфия Атласи.

Аның сүзләренә караганда, Һади Атласига бәйле барлык материаллар — алар башлыча тарихчы, педагогның шәхси хатлары — Соловикида утырган чакта туганнарына язган 16 хаты Татарстанның Милли архивында урын алган. Бөгелмәдән Һади Атласиның нәсел дәвамчылары барысы да китеп беткән, Әлфия ханымның энесе Һади Казанда яши. "Бөгелмәдә мин генә калдым. Минем өчен бу шәһәр кадерле, биредә бабайны да кадерлиләр, хөрмәт итәләр", диде Әлфия Атласи Азатлыкка.

Һади Атласиның соңгы фотоларының берсе, Казан, 1935 ел
Һади Атласиның соңгы фотоларының берсе, Казан, 1935 ел

Һади Атласи рус патшасы системына да сыймый, большевиклар дәүләте дә аны дошман күрә. Укытучы, дәреслекләр авторы Һади Атласи патша хакимиятенең милли мәгариф системына тыкшынуын тәнкыйтьли, аны руслаштыру, чукындырырга, милләтләрне юк итәргә теләүдә гаепли. 1906 елда мәхкәмә Һади Атласиның бөтен китапларын тартып алып яндырырга, ул ачкан кызлар мәктәбенең эшен туктатырга һәм өч айга төрмәгә ябарга дигән карар чыгара. Бу – аның беренче төрмә тәҗрибәсе. Әнисе Сәрвиҗамал моны белеп елаганы тарихта билгеле һәм Һади Атласиның аңа әйткән сүзләре дә сакланган. Һади беренче төрмә мөддәтен: "Әни, минем ябылуыма борчылма. Мин милләтемнең азатлыгы хакына төрмәгә керәм, минем өчен бу – бер шәрәф" дип аңлата. Чыга ул, барыбер мәгърифәтчелек эшен дәвам итә, мәктәпләр ача, белем бирә.

1920 елда инде илдә яңа хакимият идарә итә. Һади Атласи тагын кулга алына, колчакчылар белән элемтәдә булуда гаепләнә. Сорау алулар бер елга сузыла, әмма шаһитлар аны коткара ала, ул азат ителә. Тик иректә яшәү генә озак дәвам итми. Укытучылык эшенә кайткан педагогның өенә тагын килеп керәләр. 1929 елда Атласи тагын кулга алына. Бу юлы НКВД татарның язма телен латин имласына күчү турынданы фикерләрен гаеп итә, Төркия илчелегендәге әңгәмәләрдә ычкындырган сүзләре контреволюцион хәрәкәт дип бәяләнә, ул илдә барган "солтангалиевчеләр" эшендә гаепле дип табыла. Галимнең бөтен милке (йорт, җиһазлар, китапханә, сыер) конфискацияләнә, кульязмалары юкка чыга. Ул вакытта ул Казан ханлыгы турында фәнни эшен язган була. Гаиләсе – хатыны биш баласы белән урамга чыгарып җибәрелә.

Атласины башта Мурманскига, аннары Соловкига сөрәләр. Бу вакытта хатыны кулындагы өч баласының (бер малай, ике игезәк кыз) гомере өзелә. Соловкида сөргендә Мирсәет Солтангалиев тә була, алар шунда очраша. Атласи мунчала эшкәртү, чыпта сугу белән шөгыльләнә. Шушы төрмәдә Бакый Урманче да утырган була, алар да бергә очраша. Биредә аның 4 ел гомере уза. 1933 елда сәламәтлеге какшаган хәлдә Бөгелмәгә кайта. Әмма ни анда, ни Уфада, ни Казанда эш таба алмыйча интегә. Шулай да алар гаиләсе белән Казанга китә. НКВДлар аны күзәтүне дәвам итә. Төрле кешеләр аша сөйләштереп, мәгълүмат тартып чыгарырга тырыша. Аның кияве, табиб Җиһанша Дунаев та "погонлыларга" кайнатасы турында хәбәр итеп тора.

Һади Атласи төрмәдә
Һади Атласи төрмәдә

1936 елның 28 июлендә Һади Атласи янә кулга алына, ул гаиләсе белән яшәгән Казан фатирында НКВД хезмәткәрләре тентү оештыра. Ул әлеге дә баягы контреволюцион эштә, чит илдәге ак эмигрантлар белән элемтәдә торуда, бәйсез төрки-татар дәүләтен төзергә омтылуда гаепләнә. 1937 елның маена кадәр 16 тапкыр сорау алу оештырыла. Бу вакытта Бөгелмәдә дә аның белән бергә эшләгән кешеләр кулга алына. 1937 елның 23-28 октябрендә Казанның Менжинский клубында хәрби трибунал утырышлары уза. 28 кеше эше карала. 58нче маддә (инкыйлабка каршы эшчәнлек) нигезендә Һади Атласига һәм тагын сигез кешегә гаепләүләр игълан ителә. Тугыз кешегә мәхкәмә карары – атып үтерү. Калганнарына – төрмә. Атып үтерү карары 1938 елның 15 февралендә гамәлгә ашырыла. Тоталитар режим корбаны Һади Атласи 62 яшендә юк ителә. Аның кабере билгесез. Балалары күпме эзләсә дә, аның эзенә чыга алмый, җепләр Казанның Архангел зиратында югала.

Болар барысы Һади Атласиның гомер юлын өйрәнүче, бүгенге көндә Һади Атласи исемендәге фонд мөдире Алсу Мөхәммәтдинова тарафыннан җентекле өйрәнелгән, язылган. Быел 15 февральдә искә алу булмаса да, 2 мартта татар теле укытучылары өчен Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге татар гимназиясендә фәнни семинар узачак. Алсу ханым шул вакытта да атып үтерелгән шәхесләр дога белән искә алыначак дип әйтте.

Аның фикеренчә, Һади Атласи кебек олпат шәхесләр башка халыкларда юк, һәм татар тарихында Атласи кебек кешенең барлыгы – зур хәзинә булса да, аны бәяләү тиешле дәрәҗәдә түгел. Узган ел аның тууына 145 ел булса да, Татарстан буйлап Һади Атласины искә алучы булмады дип борчыла ул.

Алсу Мөхәммәтдинова
Алсу Мөхәммәтдинова

— Һади Атласи Бөгелмә халкына гына кирәк дигән хис кала, әмма ул дөнья масштабында фикерли торган һәм татар тарихында зур ачышлар ясаган галим. Без шуңа рәхмәтле булып аны олыларга тиеш. Татар әдәбияты, тарих дәресләрендә аның турында сөйләмиләр. Ә урынлы булыр иде. Һади Атласи үз принципларына, идеяләренә тугъры калуы, ныклы рухлы булуы, милләтенә хезмәт итүдә мәгънә тапкан шәхес. Бу бит безнең балаларда, яшьләрдә милли үзаңны тәрбияләүдә менә дигән үрнәк. Ничәмә ничә тапкыр төрмәгә утыртылып та сынмаган. Балаларга тәрбия, белем бирү максатыннан тайпылмаган", — ди ул.

Алсу ханым Гаяз Исхакый, Һади Атласи кебек кебек шәхесләр бүгенге сәяси режимга да туры килми дип саный һәм вакыт узу белән янә алар тарихта күмелеп калырга мөмкин, дип борчыла.

— Аларның идеяләре бүген дә исән. Һади Атласи, ничек кенә булмасын, милли мәгарифне сакларга тырышкан, аны үстерергә өлеш керткән. Әллә рус патшасы заманында җиңел булганмы аңа? Большевиклар да юл ачык дип шартлар тудырганмы?! Төрмәләрдән кайтып та янә мәктәпләр оештырган кеше ул. Бүген татар телен мәктәптә укытуны кысрыклыйлар икән, белем бирүнең төрле ысуллары бар. Тот та куллан. Без куркып калмаска тиеш. Атласилар, Исхакыйлар курыкмаган кебек, без дә милләт үсешенә кем ничек булдыра, шулкадәр өлеш кертергә тиеш. Атласи бүгенге вазгыятьтә дә уңайсыз шәхескә әйләнә ала. Тагын ерак киштәләргә алып куелырга мөмкин китаплары. Әмма тарих үзгәрә ул, кыю шәхесләр табылачак ул, — ди Алсу Мөхәммәтдинова.

Һади Атласи

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, анда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG