Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Сталин репрессиясе корбаны Һади Атласины искә алдылар


Казанда Сталин репрессиясе корбаны Һади Атласины искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00

Азатлык татар яшьләре берлеге активистлары Сталин репрессиясе корбаны, татарның атаклы мәгърифәтчесе, тюрколог, педагог, тарихчы Һади Атласины һәм аның көрәштәшләрен искә алды. Һади Атласи 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән дип санала. Әмма аның туганы Азатлыкка галимнең 1940 елның маенда атып үтерелүе турында ишеткәннәрен дә сөйләде.

15 февральдә Казанның сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә салынган һәйкәл янында узган чарада Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиулин Һади Атласи белән бергә аның сигез көрәштәшен дә искә алу өчен җыелуларын әйтте.

Һади Атласи гомере буена татар милләтенең киләчәге, татар милләтенең тарихы белән кызыксынып яшәгән, аның хокуклары өчен көрәшкән искиткеч бөек шәхес, диде ул.

Нәбиуллин Һади Атласиның татар хокуклары өчен көрәшүен беркайчан да яшермәве аеруча кадерле булуын җиткерде.

Зур корылтайларда катнашып, бушлай ашханәләргә барып ашарга дигәндә күп кеше йөри

“Бүгенгә әйләнеп кайтабыз икән, Хәтер көннәре, татар халкының хокукларын яклау, туган телне яклау чараларына зыялылар күп йөриме? Ничә язучы йөри әйтегез әле? Хәтер көненә биш язучы килсә килә, килмәсә юк. Зур корылтайларда катнашып, бушлай ашханәләргә барып ашарга дигәндә күп кеше йөри. Ә Хәтер көне булсын, татар телен саклау чарасы булсын, анда килүчеләр бик аз. Инстаграмда шагыйрь Роберт Миңнуллин бик актив. Күптән түгел ул 700 битлек “Депутат чакларым бар иде” дигән китап чыгарган. Кем укыйдыр ул китапны, белмим", диде Нәбиуллин.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Аның сүзләренчә, Һади Атласи милләте өчен сүздә түгел, гамәлдә эшләгән, мин татар, халкымның хокуклары өчен көрәшәм дип, оран салырга курыкмаган.

Йөзләп язучы татар телен яклап чыкса, өстәгеләр ишетмәс идеме?

“Хәзер безнең интеллигенция нинди хәлдә? Алар Һади Атласидан үрнәк аламы? Ни кызганыч, мин алар турында үрнәк ала дип әйтә алмыйм. Татар телен бетерәләр, милләтебезнең киләчәге куркыныч астында дип бүгенге татар зыялылары ачыктан-ачы әйтмиләр. Берничә язучыбыз бар. Әйтик Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла. Әйе, алар курыкмыйлар. Ә калган 500-ләп язучыбыз нәрсә эшли? Йөзләп язучы татар телен яклап чыкса, өстәгеләр ишетмәс идеме? Минемчә, ишетерләр иде”, диде Наил Нәбиуллин.

Азатлык татар яшьләре берлеге активисты үз чыгышында Һади Атласи белән бергә атып үтерелгән сигез көрәштәшенең исемнәрен дә атап үтте.

“Һади Атласи белән бергә укытучы Гани Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазил Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фәттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фәттахов, имам Рәшит Яруллин булган. Менә шушы кешеләр Һади Атласи белән бергә, кызганыч, атып үтерелгәннәр”, диде Нәбиуллин һәм аларның рухларына атап бергәләп дога кылырга чакырды.

Һади Атласи
Һади Атласи

Наил Нәбиуллин, 14 февральдә Татарстан дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә хат язып, Һади Атласиның һәм аның сигез көрәштәшенең исемен мәңгеләштерү өчен ел саен 15 февральне республикакүләм Хәтер көне итеп игълан итүне соравын да әйтте.

“Без шулай ук Һади Атласи һәм аның көрәштәшләре истәлегенә матур һәйкәл салуны һәм музей булдыруны да тәкъдим иттек. Без мондый чаралар оештырсак, Атласиларның исемнәрен мәңгеләштерә алыр идек. Азатлык татар яшьләре берлеге буларак без Һади Атласига һәм аның көрәштәшләренә багышлап календарьлар, төрле буклетлар, китаплар чыгарачакбыз. Һәм, әлбәттә, Һади Атласиның хәтерен ким дигәндә татар җәмәгатьчелеге, татар милли хәрәкәте булса да саклап калачак. Монсына мин сезгә сүз бирәм”, дип белдерде.

Искә алу чарасында катнашкан, Һади Атласиның сеңлесенең ире ягыннан туганы Равил Абитов Һади Атласиларны искә алу киләчәктә дә дәвам итәргә тиешлеген, тарихны истә тоткан халыкның гына киләчәге булуын әйтте.

Равил Абитов
Равил Абитов

Абитов Азатлыкка, Һади Атласи турында әбиләреннән ишеткән хатирәләрен дә сөйләде.

“Алтынчы сыйныфларда укыган вакытта мин әбинең, әнинең һәм әнинең апасының сөйләшүен тыңлаган идем. Алар Һади Атласиның әнисе һәм хатыны белән сөйләшкән булганнар. Менә шул сөйләшүләрдән аңлашылганча, Һади Атласи Казанда атып үтерелмәгән, ул Новосибирскида атып үтерелгән. Чөнки аны Казаннан Новосибирскидагы күзләү мәктәбенә телләр укытуы өчен алып китәләр. Ул телче, тюрколог була. Бу мәгълүматны Атласиның хатыны 1950нче елларда Һади Атласи аклангач үзе эзләп таба. Һади Атласи 1940 елның маенда Новосибирскида атып үтерелә. Мин бу мәгълүматны Атласиның хатынының әбиемә сөйләгәннәренә нигезләнеп әйтәм", диде Равил Абитов.

Искә алу чарасы анда катнашкан егермеләп кешенең репрессия корбаннары истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр салуы белән тәмамланды.

Һади Атласи

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, анда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG