Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Һади Атласига һәйкәл куюны сорап Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте


Һади Атласи (1876-1938)
Һади Атласи (1876-1938)

Һади Атласи һәм аның фикердәшләре атып үтерелүгә 82 ел тулу уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан дәүләт шурасы рәисенә хат язган.

Татар яшьләре 1938 елда "атласовчылар" эше нигезендә атып үтерелгән тугыз татар зыялысының истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда алар Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иткән. Активист Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләгәнчә, Һади Атласи исеме яңадан кайтарылып, аның шәхесе бүгенге татарларга үрнәк итеп куелырга тиеш.

Хатта Атласиның күренекле тарихчы, сәясәтче, дин белгече, могаллим булуын искәртә, аның 1907 елда Россия Дәүләт думасы депутаты, шул ук вакытта "Иттифак" мөселман фиркасенең үзәк комитет әгъзасы һәм Милли Мәҗлес депутаты да булып торуы әйтелә.

Һади Атласи һәм тагын сигез татар зыялысы 1938 елның 15 февралендә "халык дошманы" дип атып үтерелә. "Атласовчылар" эше нигезендә барлыгы 107 татар гаепләнә, араларында 54 зыялы, 35 мулла, 18 сәүдәгәр була. "Атласовчылар"ның тугызы үлем җәзасына хөкем ителә, калганнары төрмәгә һәм сөргенгә җибәрелә, күбесе төрмә юлында үлеп кала.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 февральне Татарстанда рәсми рәвештә Һади Атласи һәм аның иптәшләрен искә алу көне дип игълан итәргә чакыра. Бу көн кысаларында республика күләмендә матәм җыеннары, очрашулар, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында искә алу дәресләре уздырырга тәкъдим итә.

Шулай ук мөрәҗәгать авторлары Казанда Һади Атласи һәм аның иптәшләренә лаеклы һәйкәл һәм музей булырга тиеш дип саный.
"Татарстанның парламенты утырышында әлеге сорауны күтәрүегезне сорыйбыз һәм әлеге мәсьәлә уңай хәл ителер, дип өметләнәбез", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туган. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

1907 елда Самара губернасыннан Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз тата зыялысын атарга хөкем итә. Болар тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин була.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14 нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, монда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.

XS
SM
MD
LG