Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия беркайчан да сугыш башламаган". Ни өчен бу сүзләр дөрес түгел


Архив фотосы

2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы "махсус хәрби операция" башлаганнан соң, Русия түрәләре һәм аларга ияреп Кремль пропагандасы "Русия сугышларны башламый, ул аларны тәмамлый гына" дигән шигар күтәреп чыкты.

Февраль аенда Пуинның сүзчесе Дмитрий Песков "Русия үз тарихында беркемгә дә һөҗүм итмәде", дип белдерде. 3 май урыс православ чиркәве патриархы Кирилл гыйбадәт вакытында шул ук шигарне кабатлады.

Русия патриархы Кирилл
Русия патриархы Кирилл

"Без беркем белән дә сугышырга теләмибез, Русия беркайчан да беркемгә дә һөҗүм итмәде. Бу кадәр бөек һәм куәтле илнең беркемгә дә һөҗүм итмәгәне гаҗәеп, ул үз чикләрен яклады гына", - дип белдерде Патриарх Кирилл Мәскәү Кремленең Архангел чиркәвендә узган гыйбадәт вакытында.

Февраль аенда "Россия 1" каналына әңгәмәдә Дмитрий Песков "Русия үз тарихында беркайчан да беркемгә дә һөҗүм итмәгән. Һәм, гомумән, шул кадәр сугышлар кичергән Русия - Европада "сугыш" сүзен әйтергә теләгән соңгы ил", - дип белдерде.

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Песков белән бер генә мәгънәдә килешеп була. Украинага каршы "махсус хәрби операция" башланганнан соң Русиядә "сугыш" сүзе тыелды. Роскомнадзор мәгълүмат чараларына "махсус операцияне" сугыш дип атаган материалларны алып ташлауны таләп итә. 4 мартта Путин Русия думасы кабул иткән "Русия армиясе турында фейклар тарату турындагы" канун өлгесен имзалады. "Сугыш", "басып керү" сүзләре һәм аларны туктатуга чакырулар хәзер Русия армиясен дискредитацияләү дип таныла.

Нәрсә ул һөҗүм һәм нәрсә ул агрессия

СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институты сүзлегендә билгеләнгәнчә: "Һөҗүм — берәр кемгә йә берәр нәрсәгә каршы яулап алу, зыян китерү максатыннан башкарылган гамәл".

Халыкара хокук телендә "агрессия" термины кабул ителгән, agressio латин теленнән "һөҗүм" дип тәрҗемә ителә. БМО Генераль ассамблеясе 1974 елгы резолюциясендә агрессиягә билгеләмә бирде. Агрессия дип бер дәүләтнең башка дәүләтнең суверенитетына, территориаль кагылгысызлыгына яки сәяси бәйсезлегенә каршы кораллы көч яки БМО низамнамәсе белән туры килмәгән гамәл куллану атала.

Шушы билгеләмәләрдән чыгып һәм дә патриарх Кирилл белән Дмитрий Песковның белдерүләрен тикшерү максатыннан, Русия патшалары тарафыннан башланган сугышларны барлап карыйк.

Казан ханлыгыннан башлап

Тарихтан билгеле булганча, урыс патшалыгын киңәйтү 1552 елда Казан ханлыгын басып алудан башлана. 1547 елда Иван IV тәхеткә менеп утыра. XVI гасыр уртасында урыс дәүләтенең мәйданы 2,8 млн км² булса, Явыз Иван патшалыгы ахырына - инде 5,4 млн км² була. Казан ханлыгыннан соң Әстерхан, Себер ханлыклары, Нугай Урдасы басып алына. Урыс дәүләте өчен киңәю булса, Идел буе һәм Урал халыклары өчен бу дәүләтчелекне югалту, тормыш рәвешен җимерү, илдән куылу (татарларга, мәсәлән, эре сулыклар ярлары буенда урнашу тыелган була) һәм көчләп чукындыруга әйләнә.

Мәктәп дәреслекләреннән Русиянең 1656-1658 еллардагы рус-швед сугышы инициаторы булуы да билгеле. Швециягә каршы 1700-1721 еллардагы "Төньяк сугыш" та Русия тарафыннан игълан ителә. 1808-1809 елгы соңгы рус-швед сугышы да рус армиясе чикне узып чыгудан башлана. Барлык укучыларга һәм студентларга билгеле рус-төрек сугышлары (1735-1739; 1768-1774; 1787-1791 еллар) шулай ук урыс империясе тарафыннан башланган.

1817-1864 елларда рус армиясе Кавказда алып барган хәрби гамәлләрне Кавказ сугышы дип атау кабул ителгән. Бу вакыйгалар бүгенге көнгә кадәр рус-кавказ мөнәсәбәтләрендә киртә булып тора. Үтә уң урыс активистлары Яков Бакланов һәм Алексей Ермолов кебек генералларның Кавказны яулап алганда кылган рәхимсезлеген әле дә сокланып искә ала.

1853-1895 елларда Русия империясе Үзәк Азиядә экспансиясен дәвам итә, төбәкнең күп санлы халыклары һәм ханлыкларына каршы сугыш алып бара. 19нчы гасыр азагына Русия империясе хәзерге Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанның 3,5 миллион км² җирләрен үзенә куша.

Наци Германиясе һәм совет хәрбиләре моңа кадәр Польшаныкы булган җирләрне бүлү уңаеннан үткәрелгән хәрби парадта катнаша
Наци Германиясе һәм совет хәрбиләре моңа кадәр Польшаныкы булган җирләрне бүлү уңаеннан үткәрелгән хәрби парадта катнаша

Совет җитәкчеләре башлаган сугышларны да, берничек тә саклану дип атап булмый. 1939 елның сентябрендә наци Германиясенең Польшага һөҗүменнән соң 16 көн узуга, Кызыл Армиянең Польшага яввы башлана. Нәтиҗәдә Польшаның 196 мең км² мәйданы (50,4% җирләре) Совет берлеге контроленә күчә. 1939-1940 еллардагы Совет-Финляндия сугышы нәтиҗәсендә Совет берлеге Ладога күлен үз контроленә ала, агрессор ил дип таныла һәм "Милләтләр лигасы"ннан чыгарыла.

Совет берлегенең Япониягә каршы сугышы 1945 елның августыннан сентябренә кадәр дәвам итә. Совет-монгол гаскәрләренең Маньчжуриягә басып керүе һәм Квантун армиясен тар-мар итүе нәтиҗәсендә көньяк Сахалин һәм Курил утраулары Совет берлегенә кушыла.

1979 елда Совет берлеге Әфганстанга каскәр кертә. БМО резолюциясендә Совет иленең бу гамәлләре "хәрби интервенция" дип таныла. Берләшкән Милләтләр оешмасы Әфганстаннан чит ил гаскәрләрен кичекмәстән һәм тулысынча чыгарырга чакыра.

1994-1996 елларда беренче чечен сугышы була, аңа кадәр "Ичкерия чечен республикасы" игълан ителә. Русия җитәкчелеге низагны тыныч юл белән җайга салуны кире кага һәм күп санлы корбаннар китергән ике кан койгыч сугыштан соң 2000 елда "Ичкерия чечен республикасын" дәүләт буларак юкка чыгара.

Беренче чечен сугышы
Беренче чечен сугышы

1994-1996 елларда беренче чечен сугышы була, аңа кадәр "Ичкерия Чечен республикасы" игълан ителә. Русия җитәкчелеге низагны тыныч юл белән җайга салуны кире кага һәм күп санлы корбаннар китергән кан койгыч ике сугыштан соң 2000 елда "Ичкерия Чечен республикасын" дәүләт буларак гамәлдән чыгара.

Post-truth чоры сугышы

Яңа тарихта тагын да ачыграк мисал барлыкка килде. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинада "махсус хәрби операциясен" башлады. Русия гаскәрләре дүрт төп юнәлештә — төньякта Киев юнәлешендә, төньяк-көнчыгышта Харьков юнәлешендә, көньяк-көнчыгышта Донбасстан һәм көньякта Кырымның бәреп керде. БМО резолюциясендә һәм башка халыкара документларда бу вакыйгаларны "Русиянең Украинага каршы агрессиясе" дип атадылар, ә күп кенә авторлар һәм медиа чаралары "Русия-Украина сугышы" терминын куллана.

Глобальләшү һәм мәгълүмати технологияләр үсеше нәтиҗәсендә без кешелекнең "хакыйкатьтән соң" (post-truth, "постправда") чорына керүенең шаһитлары булдык. Бу термин Оксфорд сүзлегендә 2016 елда барлыкка килде һәм "иҗтимагый фикерне формалаштыруга объектив фактларның эмоцияләргә караганда азрак йогынты ясаганын аңлата". Президент сүзчесен һәм патриархны мәктәптә укытыла торган тарихны начар белүдә гаепләргә кирәкмидер. Алар безнең патриотик карашлы халкыбыз яшисе килгән мәгълүмати чынбарлыкны аңлы рәвештә һәм бик оста итеп формалаштыра.

***

Чынбарлыкта белгечләр фикеренчә, Русия башлаган сугышлар саны күпкә күбрәк. Мисал өчен, тарихчы София Широгорова андый сугышларның исемлеген китерә.

1. Казан ханлыгын басып алу, 1552
2. Әстерхан ханлыгын басып алу, 1556
3. Ливон сугышы, 1558-1583
4. Рус-поляк сугышы, 1654-1667
5. Төньяк сугыш, 1700-1721
6. Фарсы явы, 1722-1723
7. Җиде еллык сугыш, 1756-1763
8. Тадеуш Костюшко фетнәсен бастыру, 1794
9. Кырым аннексиясе, 1783
10. Швед сугышы, 1808-1809
11. Кавказ сугышы, 1817-1864
12. Хива явы, 1839
13. Маҗар фетнәсен бастыру, 1848-1849
14. Хива явы, Үзәк Азияне яулау, 1873
15. Кырым сугышы
16. Кытайда Ихатуэнь фетнәсен бастыру, 1900-1901
17. Фарсыга басып керү, 1909
18. Поляк-большевист сугышы, 1920
19. Польша явы, 1939
20. Кышкы сугыш, 1939-1940
21. Маҗар инкыйлабын бастыру, 1956
22. Прага язын бастыру, 1968
23. Әфганстанга басып керү, 1979-1989
24. Русия-Грузия сугышы, 2008
25. Кырым аннексиясе, 2014
26. Русия-Украина сугышы, 2022

Ләкин әле бу исемлек тә тулы түгел, мисал өчен анда Себер ханлыгын басып алу, берничә Казан сугышы, нугай, казакъ, джунгар, төрекмән җирләрен үзләштерү, 1919-1921 елларда Грузия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Бохара Әмирлеге, Хорезм кебек бәйсез дәүләтләрне басып алу һәм аларны советлаштыру җитми.

Шуңа күрә тагын ун-унбиш сугыш җыела. Ә чынлыкта алар илледән артык, дип нәтиҗә ясый Неайсин телеграм каналы.

Язманың оригиналы: Сибирь.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG