Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Репрессия корбаннарыннан дәүләт гафу үтенмәде"


Сталин чорында репрессияләнеп Магнитогорскига сөрелгән татарларның оныгы Равил Хөснетдинов

Магнитогорски Сталинның репрессив машинасына эләгүчеләр тарафыннан төзелсә дә, шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә бер генә һәйкәл дә юк. Сталин золымыннан исән калучылар, аларның туганнары хакимият бу тарихны күрмәмешкә салыша дип саный.

30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Чиләбе өлкәсенең көньягында Башкортстан чигенә урнашкан Магнитогорски шәһәрендәге брезент чатыр һәйкәле янына соңгы 10 елда бу көнне инициатив төркем, алар арасында татарлар да күп, золым корбаннарын искә алырга килә. Бу датаны билгеләр өчен чатыр һәйкәле бердәнбер урын. Һәйкәл бирегә ихтыяри рәвештә килеп шәһәргә нигез салган комсомол кызлар һәм егетләр батырлыгын, беренче төзүчеләрне истә тоту өчен дип куела. Кырыс шартларда да чатырларда кунып алар Магнитогорскига нигез сала, заводлар төзи. Әмма ул романтик каһарманлык белән беррәттән башка тарих та бар. Брезент чатырларда репрессиягә эләккән, нахакка гаепләнеп Уралга сөрелгән меңнәрчә кеше ачлыктан, салкыннан туңып үлә. Бу шәһәр "кулак" дип гаепләнеп туган йортларыннан сөрелгән кешеләрнең каны, тире белән төзелә.

Магнитогорскида сәяси золым корбаннарын искә алу җыенында катнашучылар (архив фотосы)
Магнитогорскида сәяси золым корбаннарын искә алу җыенында катнашучылар (архив фотосы)

Магнитогорски архивы мәгълүматларына караганда, 1931 елның августында төзелеш барган урында оештырылган вакытлы чатырларда 35 мең кеше яшәгән, шуларның күп өлеше – Сталин репрессиясенә эләгүче кешеләр. Шул ук елның 1 октябренә тагын 42,5 мең кеше китерелгән.

Бараклар төзелеп бетмәгән, "кулаклар" гаиләләре белән нәкъ җил үтәли өрә торган, юка брезент чатырларга урнаштырыла. Бер чатырда 50ләп кеше яши, берничә гаилә урнаштырыла. Чатыр уртасында утырган "буржуйка" Урал тауларындагы салкыннан берничек тә коткара алмый. Ялангачлык, ачлык, пычрак шартлар кешеләр арасында үлем саннарын арттыра гына. 1931 елның май-декабрь аралыгында 1715 баланың үлеме теркәлгән. 1932 елда үлүче балалар саны 2034кә җитә.

Магнитогорскига сөрелгәннәрнең зур өлеше ТАССРдан "кулак" дип танылган татарлар була. Алар бернинди мәхкәмәсез, тикшерүсез милексез калып, имчәк балалары, өлкән ата-аналары белән бергә, маллар йөртә торган поезд вагоннарына төяп Уралга, сөргенгә җибәрелә. Күпләре, башлыча балалар һәм картлар юлда ук үлә.

Бүген – 30 октябрь, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә бирегә сөрелгән татарларның нәсел дәвамчысы, "Татар рухы" газеты мөхәррире, Магнитогорски татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Равил Хөснетдинов белән шул канлы тарих һәм бүгенге көндә аның кабатлана алуы турында сөйләшәбез.

— Равил әфәнде, сезнең гаилә тарихы Магнитогорски белән ничек бәйле? Бу хәлләр турында ниләр беләсез?

Магнитогорскига 30 меңләп кеше ТАССРдан куып китерелгән

— Шәһәр 1929 елда төзелә башлый, бу – "кулак" дип сөрелгән кешеләр тарафыннан төзелгән шәһәр. Магнитогорскига 30 меңләп кеше ТАССРдан куып китерелгән. Кемнәр алар? Башлыча җирдә эшләүче кешеләр, араларында имамнар, белемле кешеләр дә күп була. Аларның бер өлеше, бигрәк тә балалар, юлда ук үлә, монда килеп җитә алганнарның да күбесе салкында катып һәлак була. Аларны бит чатырларга урнаштыралар, әмма салкында нинди чатырда исән-сау калып булсын?! Кешеләрне алып киләләр, ә яшәтергә урыннары булмый. Минем әни дә, әти ягыннан да гаиләләре "кулак" дип танылып сөргенгә җибәрелә. Монда яшәүче һәр кешенең гаилә тарихы репрессия белән бәйле. Яшьлек белән күп әйберне сорамаганмын, әбием дә бу хакта сөйләмәскә тырыша иде, курку идеме, әллә үткән бит инде, исән калдык дип уйлаумы – төгәл әйтә алмыйм.

Мәдһия абыстай Кәлимуллина – Магнитогорскида билгеле шәхес. Аның гаиләсе сөрелгәндә аңа 7 яшь була. Маллар вагонына 50 кешене дыңгычлап тутырып, эшелон белән алып киттеләр дип сөйли ул. 2 атналап беркая да чыкмыйча үлемгә таба барганнар да барганнар. Вагонның бер почмагында тишек тишкәннәр, ул бәдрәф булган. Ике хатын оялып хаҗәтләрен үти алмаганга, бәвел куыклары шартлап үлгән. Мәетләрне НКВД кешеләре юлда ыргытып барган. Килү белән кемдер чатырларга урнаштырылган, кемгәдер урын җитмәү сәбәпле җир казырга рөхсәт иткәннәр. Кем ничек булдырган инде, кем кашык белән, кем казык белән казыган. "Землянка" казучылар исән калган, чөнки җир астында чатырларга караганда җылырак була. Менә шул тарих һәр кешегә хас, минем зур әби белән зур бабайларда да шул язмыш.

— Әби-бабайларыгыз кайдан иде?

Равил Хөснетдиновның бабасы Мулланур һәм әбисе Мәрфуга
Равил Хөснетдиновның бабасы Мулланур һәм әбисе Мәрфуга

— Әнинең әтисе Мулланур Гарифуллин Әгерҗе районы Кадерле авылыннан, бу авыл инде юк. Җирдә эшләүче гап-гади кеше, барысын да үз көче белән тапкан кеше, сәүдә иткән. Үз кибетләре булган. Ике катлы йорт, беренче катта – лавка. Күмәк хуҗалыклар барлыкка килгән булса да, бабай колхозга керергә ашыкмаган. Күрәсең, ачуны китереп торгандыр. Аларның йортларын тартып алганнар, өйләренә бер хәерче гаиләсен урнаштырганнар, ә бабайларга шул хәерчеләр йортын биргәннәр. Бабайлар аны тәртипкә китергән, ремонт ясаган. Кызык тарих, әмма бабайлар йортында яшәгән кешеләр үз йортларын күреп, кире кайтасыбыз килә дигән. Безнең бабайларны мунчага күчергәннәр. Ә йортларына сельсовет кереп урнашкан. 1931 елда бабай хатыны, дүрт баласы белән сөргенгә җибәрелгән. Кечкенәсе – имчәк бала, ул юлда ук үлгән. Килү белән тагын бер бала туган, анысы да яши алмаган. Әби дә, кызлары да шунда ук авыр эшкә куелган. Хатын-кызлар тимер юл салган. Барысы да үз куллары белән, техника юк, хезмәт хакы түләнми, ашау каты-коты. Чир таралган, кием дә сәләмә генә. Бу чын ГУЛАГ булган.

Равил Хөснетиновның әнисе нәселе күргәннәрне китап итеп яздырып калдырган.
Равил Хөснетиновның әнисе нәселе күргәннәрне китап итеп яздырып калдырган.

Әти ягыннан бабайлар Лаеш районының Имәнкискә авылыннан. Бабай исеме – Фәттах, әби – Галимә. Берничә ел элек эзләнә торгач шул авылның интернет сәхифәсенә юлыктым. Һәвәскәрләр ясаган, шунда ук авыл тарихы урнаштырылган. 1930 елларда Имәнкискә "кулак"лардан зыян күргән дип язылган һәм "зыян салучылар" исемлеге урнаштырылган, алар арасында Хөснетдиновлар да бар. Алар сөргенгә җибәрелгәч, тормыш җайлана дип язылган. Бу кешеләрнең башында нәрсә? Кызыллар һәм аклар дигән бүленеш юкка чыкмаган булып чыга. Әтинең абыйсы Зинәтулла абый 1950 елларда авылга кайткан булган. Ул – пилот, мәртәбәле кеше, ул инде Магнитогорскида туган, үскән. Авылда ул әти-әнисе сөргенгә җибәрелгән туган йортын эзләгән. Урамда очраган кешедән сораган, һәм, ни гаҗәп, бәлки апрыйсы да түгелдер, Зинатулла абыйга авыл кешесе карап: "Хөснетдинов актыгымыни син, сезне әле үтереп бетмәделәрмени?" дип каршы алган. Бу һаман да дәвам итә дип уйлыйм. Кешеләр кайчандыр ни өчен сөрелгәнен дә аңламый. Кызганыч, буыннар алмашына, ә аң ничек томаланган – шулай кала бирә.

Лаештагы бабайлар бик гади яшәгән, бер ат, бер сыер, әмма барыбер – "кулак". Аларга җыенып чыгып китүгә 2 сәгать бирелгән, НКВД кешеләре йорттагы әйберләрне үзләренә тутыра башлаган. Моннан тыш, бакчадагы алмагачларны кискәннәр. Әбекәй: "Монда күченәчәк кешеләргә калдырыгыз, алмагач бит ул" дисә дә, кем аның сүзенә колак салсын?! 4 баласы белән ни ала алганнар – шул рәвешле чыгып киткәннәр авылдан. Кая баралар, аларны нәрсә көтә – билгесезлек. Исән калулары үзе бер могҗиза! Бабай комбинатта эшләгән, озак тормаган, стресс, авыр хезмәт – йөрәге чыдамаган. Әти үз әтисен белми дә. Аларны әнисе һәм яшүсмер абыйлары карап үстергән. Яшүсмер балага бөтен авырлык төшкән, ул энеләре өчен әти урынына калган. Бу да бит бала күңеленә мәңгелек җәрәхәт.

— Әбиебез бик сөйләми иде дидегез, ә әти-әниләрегез ни сөйли иде? Аларда Совет берлегенә ачу бар идеме?

Большевиклар ТАССРда динне, милли хисләрне тагын да ныграк изгән, корытырга тырышкан

— Алар барысы да – совет кешеләре. Магнитогорскида үскән, формалашкан, күпләре карьерасын булдырган. Барысында да шундый ук хәл, барысында да шул тарих дип уйлап үскәннәр. Бер-беренә басым ясау булмаган. Тарихны сөйләү дә шулкадәр генә иде, әмма әбиләрнең күңелләрендә курку булгандыр дип уйлыйм.

Магнитогорски – уникаль шәһәр. Биредәге татарларның күбесе укый-яза белгән, Коръән укыган. Бу элита булган. Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" романында бу ачык күренә. Татарның асыл кешеләре туган йортларыннан аерылып үлемгә дучар ителә, әмма алар исән кала, нәселләре кала. 500 имам җибәрелгән диелә, бәлки, алай ук булмагандыр, әмма 300 булгандыр дип уйлыйм. Күбесе укымышлы, татарлар үзара мөнәсәбәтләр булдыра алган. Мәчет бар иде, ул төрлечә эшләде, атеизм заманы бит, әмма әбиләр барысы да абыстайлар ролен үтәде, алар дин нигезләрен өйләрдә өйрәтте. Коръән ашы елына бер булса да, уздырыла иде.

1990нчы елларда реабилитация башлагангач, туган якларга кайтулар булды. Әби кайткан, Коръән ашы уздырган. Күрше-күлән Коръәнне кирилл хәрефләре белән укырга өйрәнгән булып чыккан. Ә безнең әбиләр гарәпчә укыды, гыйлем туплауны калдырмады. Большевиклар ТАССРда динне, милли хисләрне тагын да ныграк изгән, корытырга тырышкан. Баланы бишектә үк буарга кирәк дип эш иткәннәр.

— Реабилитация ничек башланды?

Белми идек тә, тарихны өйрәнә башлагач кына бабайлар никадәр фаҗига аша узганнарын аңладык

— 1990нчы еллар башы иде ул. Аклыйлар икән дип сүз чыккач, барысы да документлар, гаризалар тапшыра башлады. Компенсация була дип тә әйтелде, күбесе шуңа капкандыр дип уйлыйм. Әмма ул көлке суммалар булган, якынча 1000 сум. Берсе дә кире йортларын кайтармады, җирләрен кире бирмәде. Әмма шуны аңларга кирәк: берсе дә үзен гаепле дип санамады, ул вакытта инде ачыклык заманы. Аннары белми идек тә, тарихны өйрәнә башлагач кына бабайлар никадәр фаҗига аша узганнарын аңладык. Әби-бабайлар да, әти-әниләр кире туган авылыбызга кайтабыз, үз йортыбызны кире кайтарабыз дип сүз катмады. Монда инде тормыш җайланган бит. 1990нчы елларда зур әби, әби белән Казанга кайткан булды, ягъни аралар якынайды. Ешрак кайтыла иде. Әби берәр җирдә утырган килеш балачакларына, туган йортына кайта торган иде, ул аны көйләп җырлый иде. Кайтарып булмый торган вакыт дип искә төшерә иде.

Ике нәсел ягыннан да реабилитация кәгазьләре бар. Әмма нәрсә ул? Гап-гади, бернинди дә әһәмияткә ия булмаган кәгазьләр. Берсе дә бу кешеләрдән гафу үтенмәде. Милекләрне кайтару турында сүз кузгатылмавын әйтеп тә тормыйм инде. Дәүләт нахакка гаепләнгән кешеләрнеме, әллә халык дәүләтне реабилитацияләргә тиешме? Нигә кешеләр безне аклагыз дип сорап йөрергә тиеш? Кешеләр үзләре бу дәүләтне гафу итәргәме, юкмы дип хәл итә. Дәүләт үзе беренче булып гаебен танып, гафу үтенергә тиеш. Кешеләрнең документлар белән кабинеттан кабинетка йөрүе үзе бер хурлык.

— Хакимият нәрсә эшләргә тиеш дип саныйсыз?

— Кимендә тарих өйрәнелергә, хәтер сакланырга тиеш. Безнең күптән инде Магнитогорскида репрессия чорына караган, "кулак", "халык дошманы" дип бирегә сөрелгән кешеләрнең тарихын мәңгеләштерү ниятеннән һәйкәл куясыбыз килә. Комсомолга да, алар яшәгән брезент чатырга да истәлек урыны бар, чатыр һәйкәле беренче төзүчеләргә истәлек дип санала, сынчылар ике тарихны да күрсәтергә тырышкандыр. Җил үтә торган чатыр инде ул, әмма беренче төзүчеләр сөргенгә җибәрелгәннәр дә булган бит. Тик репрессия корбаннарына һәйкәл юк. Инициатив төркем, акча туплап, эскизны да булдырды, бары хакимият тарафыннан аңлау юк. Чиләбедә репрессия корбаннарына 7 һәйкәл һәм истәлекле урын бар. Ә бездә юк.

— Дәүләтнең каршы булуын ничек бәялисез? Бу куркумы?

— 10 ел эчендә шәһәрдә 3 мэр алышынды, алар янына килгән саен һәрберсе: "Нигә кирәк ул?" дип әйтә, әмма алар үзләре дә шул сөрелгән кешеләрнең нәсел дәвамчылары, бу тарих турында күп языла, аңлатыла, шуңа "Нигә кирәк ул?" дип сорау урынсыз. Куркыныч тарихны танымау, алга чыгармау гадәте кергән. Курку да бардыр. Ул чорны кабул итү, аны өйрәнү юк.

Без бит күпне сорамыйбыз. Һәйкәл куела да, кешеләр тынычлана. Ә безне читкә этәрү белән түрәләр үзләрен авыр, көлкеле хәлгә калдыра. Куркалар, тагын да зуррак сораулар туар дип шүрлиләр. Магнитогорскида репрессия корбаннарын мәңгеләштерү, тарихта булганны ачыктан-ачык сөйләү, өйрәнү, буыннарга җиткерү – намус эше.

Магнитогорскига сөрелгән татарлар турында Салават Әхмәтҗәнов китабы тышлыгы
Магнитогорскига сөрелгән татарлар турында Салават Әхмәтҗәнов китабы тышлыгы

Безгә тарихны белү мөһим. Нинди генә куркыныч булмасын, аны аңыбыздан чыгару дөрес түгел. Хәтер ул үзеңне белү, тану. Күп әйбер бик тиз онытыла. Бу тарих та күпләргә таныш түгел. Кеше китә, корылмалар, истәлекле урыннар югала... Шундый һәйкәлләр булса, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәр иде. 10 кешенең берсе ташта язылган мәгълүматны укыса да яхшы.

Шулай да Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих инситуты Магнитогорскида 2009 елда үз филиалын ачты, репрессия чорын өйрәнү системга салынды, җентекләп өйрәнәлә. Салават Әхмәтҗәнов өч китап чыгарды, әле дә эзләнүен дәвам итә. "Татарика" тарихчылар клубы эшли, монда тарихи фактлар белән эш ителә, эзләнелә, сөйләшенә.

— Равил әфәнде, сез дәүләт гафу үтенмәде дидегез. Русия хакимияте нигә Сталин хаталары өчен гафу үтенә алмый? Гәрчә Русия үзен СССРның дәвамычысы дип таныды. Бүген, киресенчә, НКВД тарафыннан мәхкәмәсез, тикшерүсез атып үтерелгән кешеләрнең зиратларын өйрәнгән кешеләргә репрессия оештырыла. Юрий Дмитриев – ачык мисал. Соңгы елларда Иосиф Сталинны аклау хәрәкәте дә көчәя.

— Сталин һәм аның яраннары үз хакимиятен сакларга тырышкан, үз куркуын башкаларга да тараткан. Совет берлеге тоташ куркуга корылган. Системлы рәвештә үлем машинасы эшләгән. Мин аны аңларга тырышам, ни өчен башкарылган бу, нәрсәгә кирәк иде? Бу бит кешеләр язмышы. Һәр җирдә дә аерым кешеләр булган, алар да бит ничектер Сталин сәясәтен булдырмауга юл куя алыр иде кебек, әмма алар да курыккан.

Сталин минем өчен тискәре фигура. Ике яктан да туганнарым узган тәмугны искә алган саен аларны кызгану хисе арта. Әби-бабайлар тыныч кына, тырышып яшәгән, аларның тормышы кемгәдер ошамаган. Тулы авыллар, юк ителгән. Боларны белә торып, мин берничек тә Сталинны күккә чөя алмыйм.

— Бүген тарих кабатланамы? Хакимият сәясәте белән риза булмаучылар шулай ук басым астында яши, Сталин чорындагы кебек, күпләр куркытылган, илдән читкә чыгып китүчеләр күп, оппозиция кешеләре төрмәдә утыра...

— Русиядә тарих кабатлана, һәр 7-8 ел цикл кабатлана кебек. Әмма һәр чорның үз куркынычы бар. Бераз демократия булып ала да, аннары авторитаризм, тоталитаризмга барып җитә. Совет берлегендә дә әллә ниләр булган. Русия тарихында да нәкъ шулай. 2014 елда барысы да үзгәрде, территория үзгәрде. Ике ел элек пандемия өстәлде, без башка вакытта яшибез. Хәзер авызны чамалап ачарга туры килә, башкача фикерләүчеләр шунда ук эләктереп алына һәм игътибар үзәгендә була. 10 ел элек без барыбыз да ачыктан-ачык сөйли идек, әмма тормыш, сәяси вазгыять инде үзгәрде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG