Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Сталин һәйкәлен алып куйганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Без сынны вакытлыча алып куйдык, аның рәсми ачылышы җылы ел фасылында булачак", дигән мәктәп мөдире. 

Чаллыдагы "Смеем мечтать" хосусый мәктәбе ишек алдыннан вакытлыча Сталин һәйкәлен алып куйганнар. Бу хакта "Вечерняя Казань" басмасына мәктәп мөдире Максим Евтешин сөйләгән.

"Без сынны вакытлыча алып куйдык, аның рәсми ачылышы җылы ел фасылында булачак", дигән ул.

Шулай ук мөдир Сталинга һәйкәл куюларыннан сон мәктәпкә игътибар артуын искәрткән.

"Безнең "Смеем мечтать" мәктәбе дүртенче ел эшли инде, ә медиа чараларының игътибарын хәзер генә җәлеп итте. Моның Иосиф Виссарионович Сталинга багышлап сын кую белән бәйле икәне билгеле. Ниндидер каныгу башланды дияргә дә була", дигән ул.

Максим Евтешин әйтүенчә, һәйкәлне укучыларның ватан тарихы белән кызыксынуын арттыру өчен куйганнар.

"Әйе, Сталин шәхесе һәм аның тарихтагы роле турында туктаусыз бәхәсләшергә була, әмма без үсеп килүче буынның игътибарын иптәш Сталин идарә иткән чордагы кире кагылмастай фактларга җәлеп итәргә теләр идек. Бу — әйтик, ДнепроГЭС, Уралмаш, ГАЗ кебек 1500дән артык зур индустриаль объект төзелү. Дөньяда беренче атом электростанциясе төзелү һәм безнең илдә атом коралы ясалу, шулай ук дәүләтнең кешеләргә бушлай фатирлар өләшүе, бушлай мәгариф, медицина һәм башкалар. Балалар безнең илдә мондый казанышлар булганын белсен", дигән ул.

6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды.

  • Русиядә хәзерге вакытта Сталинга йөздән артык һәйкәл һәм бюст куелган. Аларның күбесе 2005 елдан соң барлыкка килде.
  • 2020 елдаТүбән Новгород өлкәсе Бор шәһәрендә Иосиф Сталинга һәйкәл ачылган иде. Һәйкәл ачу тантанасы 24 июнь — Җиңү парады көненә туры китерелде.
  • 2019 елның декабрендә Татарстанның Азнакай шәһәрендә Сталинның 140-еллыгы уңаеннан хәтер чарасы узган иде. Чараны оештыручылар халыкның илдәге тәртипсезлекләрдән туйганын әйтеп, Сталинны үрнәк итеп куярга теләүләрен белдерде.
  • Стәрлетамактагы эшкуар үзенең хосусый җирендә урыс адмиралы Колчакка һәйкәл куйдырган иде. Ул ике көн дә тормады, Росгвардия тарафыннан сүтеп алынды. Шәһәр идарәсе һәйкәл канунсыз урнаштырылган дип белдерде.
  • Кайбер хисаплар буенча Сталин чорындагы репрессияләр аркасында 1,4 млн кеше үтерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG