Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород янындагы шәһәрдә Сталинга һәйкәл ачылды


Һәйкәл хосусый җир кишәрлегендә куелганга күрә халык фикерен белешү уздырылмаган.

Түбән Новгород өлкәсе Бор шәһәрендә Иосиф Сталинга һәйкәл ачылган. Һәйкәл ачу тантанасы 24 июнь – Җиңү парады көненә туры китерелгән.

Сталин һәйкәле эшмәкәр һәм КПРФның җирле бүлеге җитәкчесе Алексей Зоровның хосусый җирендә урнаштырылган дип яза Коммерсант.

Һәйкәл ачу тантанасына 400гә якын кеше килгән. Сталин сыны бетоннан коелып, бронза төсенә буялган. “Халыклар юлбашчысы” һәйкәленең биеклеге 3 метр чамасы, ул баскан килеш, шинельдән һәм фуражкадан сурәтләнгән.

Зоров киләчәктә шушы һәйкәл янында “Сталин үзәге” корып куймакчы була. Ул бер үк вакытта торак йорт та, музей да булачак дип ниятли. Эшмәкәр сүзләренә караганда, Бор шәһәре халкы Сталин һәйкәлен коррупция белән көрәш символы булыр дип өметләнә.

Шәһәр идарәсе Сталин һәйкәлен куюның канунга каршы килмәвен белдергән. Һәйкәл тора торган җир индивидуаль торак төзелеше категориясенә керә, шуңа күрә аны урнаштыруга рөхсәт алып тору кирәкмәгән. Һәйкәл турында җәмәгать фикерен белешү чарасы уздырылмаган, аның ачылышы тантанасын да мэрия белән килештермәгәннәр.

2019 елның декабрендә Татарстанның Азнакай шәһәрендә Сталинның 140 еллыгы уңаеннан хәтер чарасы узган иде. Чараны оештыручылар халыкның илдәге тәртипсезлекләрдән туйганын әйтеп, Сталинны үрнәк итеп куярга теләүләрен белдерде.

15 майда Стәрлетамактагы эшмәкәр үзенең хосусый җирендә урыс адмиралы Колчакка һәйкәл куйдырган иде.

Ул ике көн дә тормады, Росгвардия тарафыннан сүтеп алынды. Шәһәр идарәсе һәйкәл канунсыз урнаштырылган дип белдерде.

XS
SM
MD
LG