Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа мөселман зираты булачак


Казан - Казаннан Усад бистәсенә таба чыгыш юлда мәшһүр мөселманнар өчен зират булачак. Бу хакта Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Мәрҗәни мәчетенә килгәч әйтте. Яңа мөселман зиратын салуның сәбәбе - иске татар зиратында урын калмавы, диде Шәймиев. Шулай ук Самосыроводагы мөселман зиратына президент ярдәм вәгъдә итте. Анда 600ләп кеше җирләнгән.

Яңа зиратта исә 115 мең урын булачак. Татарстан президенты аны оештыручыларга мәрхүмнәрне җирләгәндә план тәртибен сакларга кушты, тәртип булса каберләргә тимер чардуган куярга кирәк булмаячак, диде. Хакимиятләр яңа зиратка агачлар утырту, юлларына асфальт салу кебек ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG