Accessibility links

Фәүзия Бәйрәмованың Омскига сәфәре


Карга баткан “Паз” автобусы Омскида Тазлар авылы белән Тарлар авылының арасы
Карга баткан “Паз” автобусы Омскида Тазлар авылы белән Тарлар авылының арасы

Узган атнада Омскида Урал арты һәм Себер ягы шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан галимә, язучы, танылган сәячәтче Фәүзия Бәйрәмова булып китте.

Себер якларына килеп чыгуының максатын ул болай аңлатты: “Беренчедән, Себер татарларының тарихын өйрәнү, икенчедән, бүгенге тормышларын, проблемаларын өйрәнеп, кулдан килгәнчә ярдәм итү.“

Себер татарларының тарихын, тормышын өйрәнүдән тыш Фәүзия ханым дөнья күләменлә танылган мәгърифәтче, милли сәятсәтче, дин галиме, чыгышы белән Омски өлкәсеннән булган Габдрәшит Ибраһимов турында материаллар эзли. Шул максатлар белән ул хәзерге килүендә Төмән, Тубыл, Омски һәм Тара шәһәрләре архивларында булып, эзләнүләр алып барды.

Бу шәһәрләрдә Фәүзия ханым татар җәмәгатьчелеге белән дә очрашты, аларга Себер татарларының танылган шәхесе Габдрәшит Ибраһимов турында сөйләде, бер уңайдан үзенең күптән түгел басылып чыккан “Күчем хан” китабын тәкъдим итте.

Омскида җәмәгатьчелек белән очрашу “Кызыл Гвардия” мәдәният сараенда барды. Эш көне булу сәбәпле, очрашуда халык артык күп булмады, асылда, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мөхтәриятләре активистлары һәм чираттагы репетицияләренә килгән “Умырзая” ансамбле һәвәскәрләре булды. Фәүзия Бәйрәмова аларны үзенең яңа романы белән таныштырды. “Әлеге роман татар телендә Себер татарлары тарихын чагылдырган беренче әдәби әсәр булып тора”, - диде.

Тәкъдир итү кичәсе кызыклы һәм җанлы үтте. Фәүзия ханым күп санлы сорауларга җавап бирде. Очрашуда катнашкан омскилылар арасында “Күчем хан” романын укыган кешеләр дә булды. Алар романда язылган вакыйгаларга, Күчем ханга, Сүзгебикәгә карата фикерләрен белдерделәр. Аннан тыш Фәүзия ханым Габдрәшит Ибраһимов турында Себер шәһәрләре архивларында табылган тарихи материаллар белән дә таныштырды. Тарихи эзләнүләр алып баруның зарурлыгына басым ясады:

“Себер татарлары тарихын белмичә төп татар тарихын белеп булмый. Тарихны торгызу өчен, бөекләребезне яңадан милләткә кайтару өчен, тарихи вакыйгаларны җентекләп җыярга кирәк”, -ди Фәүзия Бәйрәмова.
Омскидан Фәүзия ханым Тара районына юл тотты. Анда ул Тараның татар зыялылары, татар үзәге активистлары һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашты, район үзәгннән 35 чакрым ераклыкта булган Олы-Уыш авылына барып, мәктәп балалары алдында чыгыш ясады.

Тарадан кайтканнан соң, Фәүзия Бәйрәмова “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре белән бергә Омски өлкәсенең Муромцево районы Тазлар һәм Чуртанлы авылларына, Новосибирски өлкәсе Кыштау районының Тарлар авылына барып кайтты. Бу авылларда да ул концерт карарга килгән халык алдында чыгыш ясады, аларны татар халкының бүгенге халәте белән таныштырды, шулай ук Габдрәшит Ибраһимов һәм Күчем хан турында сөйләде. Аннан соң ул халыкның тормышы, яшәеше белән, татар авылларының тарихы белән кызыксынды, проблемалары, ихтыяҗлары турында сорашты. Фәүзия ханымны Себер ягындагы татар авылларында тормыш шартларың авыр булуын күреп, бик борчылган:

“Себер татар авыллары мине үзләренең шактый фәкыйрьлекләре белән тетрәндерде. Безнең Татарстаннан болар 50 елга калышалар дигән фикергә килдем. Социаль яктан да, милли яктан да, дини яктан да.Бигерәк тә Омски өлкәсендә Себер татар авыллары башка төбәкләрдән бик нык калышалар. Бөтен авылларда да газ кертелмәгән, асфальт юл юк, халык эшсез. Ниндидер эш табарга да өмете юк, кайсы төньякка барып эшли, кайсы мал үстерергә тырыша, сатарга урын таба алмый. Социаль мәсәләләре хәл ителмәгән. Милли, дини эшләр тагын да зуррак борчуга салды. Авылларда татар теле предмет буларак кайберләрендә укытыла, кайберләрендә факультатив буларак. Үләм-үләм, дип тора инде. Һәм ничектер халыкның үзендә дә татар телен укытуга карата битарафлык сиздем. Халык күңелендә дин бар, әмма гамәлләрендә юк. Кайберләрендә мәчет тә юк, булса да алар эшләми, кайберләрендә муллалар юк.”

“Умырзая” сәнгатькәрләре барган Муромцево районында да Фәүзия ханым санап киткән авырлыклар юк түгел. Юл мәсәләсен генә алсак та. Коллективка “Паз” автобусында Тазлар авылы белән Тарлар авылының 15 чакрым арасын ике сәгатьтән артык үтәргә туры килде. Карга баткан автобусны, күп мәртәбәләр көрәкләр белән көрәп чыгарып, баулар белән тартып, этеп, сөйрәп барырга туры килде.

“Себер татарлары авылларына ярдәм итәргә ашкынып торган Омски татарларының гамәлләре дә бик тетрәндерде мине. Яхшы яктан инде монсы. “Умырзая” ансамбле артистлары, ял көннәрендә , гаиләләрен ташлап, шушы хәтле фидакарьләрчә, суык дип тормыйча авылдан-авылга йөрүләрен күреп, мин тетрәндем әлбәттә, башка бер генә милләттә дә мондый хәл юк. Бу бары тик татар милләтендә генә”.

Төрле авырлыклар булуга карамастан, “Умырзая” коллективы да, Фәүзия ханым да Муромцево районына ясаган сәфәрләреннән канәгать калдылар. Мондый сәфәрне башка районнанрда да үткәрергә, җәй көне Тевриз һәм Усть-Ишем районнарының татар авылларына да барып җитәргә дигән карарга килделәр.

“Тарихны өйрәнеп, халыкка фольклор күренешләр күрсәтеп, халыкта булган халык авыз ижатларын җыеп, һәр авыл белән эшләргә дигән ният белә без кайттык“.

Сәфәрдән кайтканнан соң Фәүзия ханым татар мөхтәрияте активы белән очрашып, Себер ягында яшәүче татарларга ярдәм күрсәтү, тормышын яхшырту турында фикерләште:

“Һәр авыл белән аерым эшләргә кирәк дип уйлыйм мин, авыл-авылга ошамаган, холкы да ошамаган, әммә-ләкин халыкта аңлау бар, туган җирнең кадерен белү, татар теленең, ислам диненең кадерен белү. Аннан соң мин барыбер өмет итәм шушы авыллар янындагы татар оешмаларына. Казан ерак, ә Омски якын, Омскида татар оешмалары бар, алар инде эш рәтен дә беләләр. Казан җитәкчеләренә дә, Омски җитәкчеләренә дә чыга беләләр. Һәм безнең татар байлары да бар, милли җанлы Тамир Әлимбаев кебек. Менә хәзер шушы Тамир Әлимбаев янына тагын дин әһелләребез дә килеп кушылса, ниндидер ярдәм кулы сузсалар... Мин борчылдым, әмма өметсезлек барыбер күрмәдем. Чөнки халыкка аңлатсаң - аңлау бар.Аңлатырга кирәк, ярдәм итәргә кирәк, һәм һәр авыл белән индивидуаль эшләргә кирәк дип уйлыйм. Кайсына мулла кирәк, кайсына укытучы кирәк. Менә шушы конкрет мәсәләләрне хәл итәргә ярдәм итәргә кирәк. Һаман без әйттек, газ кертә алмыйбыз, юл сала алмыйбыз, дип . Әмма-ләкин без шушы мәсәләләрне куя алабыз җитәкчеләр каршына, әле моңа кадәр җитәкчеләр каршына зур иттереп татар авылларындагы социаль проблемаларны, миңа калса, куйганнары да булмаган.Менә шушы мәсәләгә йөз белән борылырга кирәк”.

Бу Фәүзия Бәйрәмова булды. Омскидан Фәүзия ханым Курган өлкәсенә юл тотты.
XS
SM
MD
LG