Accessibility links

Кайнар хәбәр

Семберлеләр Буа тәҗрибәсен алды


Сәяхәтнең төп максаты – “Шәхес формалаштыруда милли- төбәк компонентының әһәмияте” дигән мәсьәлә буенча фикер алышу.

Мәскәүнең, “Региональ компонент” дигән нәрсәне дә күпсенеп, аны мәктәп программасыннан куып чыгаруын анык акыл белән аңлау мөмкин дә түгелдер. Урыс булмаган халыкларның телен, гореф-гадәтен, әдәбиятын, мәдәниятен, халык авыз иҗатын өйрәтүгә генә түгел – урысныкы дип саналган төбәкләрнең үзенчәлекләренә дә мәктәп программасында урын юк икән, гомумән, мәктәп системасының максаты һәм яшәеше мәгънәсе күпчелек халыкны аптыратырлык та.
Шунлыктан Татарстанның Буа районы 1-нче урта мәктәбендә оештырылган семинарның нәкъ шушы темага багышлануы да гаҗәп түгел. Һәм бик урынлыдыр да. Сембер өлкәсе укытучылары делегациясенең җитәкчесе, Автономия рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдуллов әйтүенчә, Буа районының бай тәҗрибәле педагоглары кунаклар игътибарына тирән эчтәлекле эш программасы әзерләгәннәр. Районның Мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Абзалов башта районда һәм Буа каласында мәгариф торышы белән таныштырган. Шәһәрнең һәм районның иң тәҗрибәле укытучылары ачык дәресләр биргәннәр. Дәресләрнең темалары да гыйбрәтле: “Гаилә бухгалтериясе”, “Без барча эшләрне бергә башкарабыз”, “Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән” әсәрендә катнаш никах проблемасы” һәм башкалар.
Татарстанда 2008-елны “Гаилә елы” дип игълан итүдән генә түгел, гомумән, Русиядә гаилә мәсьәләсенең кискен торуыннан да чыгып, кунаклар мондый темаларның игътибар үзәгенә алынуын бик урынлы дип санауларын белдергәннәр.
Ульян өлкәсенең Укытучылар белемен камилләштерү институты методисты Наҗия Нурмөхәммәтева әйтүенчә, аңа бигрәк тә Ләйсән Исхакованың урыс телле балаларны татар сөйләменә нәтиҗәле педагогик алымнар ярдәмендә өйрәтү тәҗрибәсе тирән тәэсир ясаган. Һәм ул мондый тәҗрибәне үзебездә дә кулланышка кертү буенча тырышачагын белдерде. Кунаклар шулай ук Буа Дәүләт сатира театрында булганнар һәм Туган якны өйрәнү музее белән танышканнар.
Сембер өлкәсенең ана теле укытучылары әйтүенчә, ара ерак түгел – 80 чакрым гына, ә милли тәрбия мөмкинлекләре буенча аерма – җир белән күк арасыдай. Ни әйтсәң дә, Татарстан – Татарстан инде ул. Мәскәү аны да төрле яклап кысрыкласа да, әлегә үз йөзен, бөтен татар дөньясының өмете һәм мәркәзе статусын саклап калырга тырыша.
Бу җәһәттән тагын бер мисал: “Өмет” гәзитендә Казан галиме Фәнис Исламовның “Татар педагогик фикерен өйрәнүгә нигез салучы мәшһүр галим” дигән язмасы чыккан. Ул Иске Кулаткы баласы профессор Якуб Ханбиковка 80 яшь тулу уңаеннан язылган. Данлыклы якташыбыз әтисе Исхак ага Ханбиковның 11 балалы гаиләсендә 10-ынчы булып туа, урта мәктәпне тәмамлагач, укытучы эшенә алына һәм читтән торып Ульян педагогия институтында тарихчы белемен үзләштерә. Фәнгә омтылыш булачак галимне татар халкының мәркәзе Казанга тарта. Анда ул 40 яшендә фән докторы булып өлгәшә.
Якуб Ханбиковның нәкъ Казанда югары дәрәҗәгә ирешүе - гомум күренешнең бер мисалы гына. Әйтик, шул ук Кулаткы егете җырчы Мөнир Якупов туган ягында Аллаһ биргән сәләтен ничек куллана алыр иде икән?
Хәер, ул гына түге-е-ел… Туган җирендә үз сәләтенә кулланыш таба алмыйча, Казанга сыену аркасында гына дан яулаган семберлеләрне санап бетерерлек тә түгелдер. Хәер, бу теманы әллә ни яңалык дип санап та булмый инде: күзе булганы – күрә, колагы булганы ишетә ала.
XS
SM
MD
LG