Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:55

Буа театры җитәкчесе Раил Садриевның “Кунак” фильмы DVD дискта сатуга чыкты. Бу фильм узган “Алтын мөнбәр” III Халыкара мөселман киносы фестивалендә бәйгедән тыш тәкъдим ителде.

Әлеге фильм узган “Алтын мөнбәр” III Халыкара мөселман киносы фестивалендә бәйгедән тыш тәкъдим ителде. “Кунак” – беренче татарча киномедиа гына түгел, ә кино төшерүдә Гиннесның рекордлар исемлегенә лаеклы мисал да. Чөнки ул бер ай эчендә төшерелгән. Шуңа карамастан, югары сыйфатлы, житди, катлаулы әсәр. Бер утыруда карала торган киноның сюжеты мавыктыргыч һәм сискәндерә. Мәҗлес вакытында “теге дөньядан” Гариф янына дусты Җәмил кайта. Ул 20 ел элек Горбачев хәмер сатуны тыйгач, ялган аракы эчеп үлгән була. Менә шуннан инде ике дус яшәү һәм үлем турында сөйләшә башлый. Бу фильмда үлем табигый хәл итеп тасвирлана, җәннәт һәм тәмуг мәсьәләсе дә тиз чишелә. Фильмның бер герое: “Җәннәт тә, тәмуг та юк ул, барысы да үзеңнән тора. Күңелең начар икән, димәк, сиңа – тәмуг, саф һәм чиста икән, димәк, җәннәт”, – ди. Әлеге фильмны төшергән Раил Садриев “Кунак”ның эчтәлегенә тулырак тукталды:

“Минем өчен иң кызык әйбер – ул үлем. Менә хатын, ир хыянәт итәргә мөмкин, көтеп кунагың килмәскә мөмкин. Бер генә әйбер беркайчан да хыянәт итми, ул да булса үлем. Чөнки бу тормышның азагы һәрвакыт үлем белән бетә. “Кунак”та исә үлем башка формада ачыла. Үлеп 20 ел узгач, дусты янына икенче бер дусты кайта. Берсе сорый: “Җәннәт һәм тәмуг бар диләр. Куркынычмы анда? Менә бездә партком мулла булган иде, урыны җәннәттә булсын”, ди. Икенчесе: “Җәннәттә түгел ул ул, тәмугка акырта-акырта алып кереп киттеләр аны. Мулла булса да, ул тәмугка керде, чөнки анда кешелеккә карыйлар”, дип җавап кайтара. Менә шундый мисаллар күп анда.”

Менә шулай итеп, тормышта очрый торган начар гадәтләр фильмда инкарь ителми сыман. Күпме эчсәң, тартсаң да ярый, янәсе, иң мөһиме – күңелең чиста булсын. Гомүмән монда авыл язмышы өчен борчылу, дингә карата мөнәсәбәт тә чагылыш таба. Авылның совет чорындагы яшәеше һәм хәзерге хәле чагыштырылып, бер-берсенә капма-каршы рәвештә бирелә.

Раил Садриев исә бер фильм белән чикләнеп карамыйча, киләчәктә дә кино төшерү эшен дәвам итергә уйлый: “Тагын төшерергә уйлыйм. Татарның карарга әйбере булырга тиеш бит. Кем төшерә ала, шул төшерергә тиеш. Татар киносы күп булырга тиеш.”

Татар телендә төшерелгән көлдерә дә, бераз куркыта торган бу кинокомедиа милли кино сәнгате тарихына кереп калачак. Ә инде теге дөньядан кайткан кунакның бүгенге кискен проблемаларны ачып салырга ярдәм итүе, әсәрнең социаль әһәмиятен арттыра.

XS
SM
MD
LG