Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуела Русия су асты көймәләрен алырга мөмкин


Русия киңкүләм мәгълүмат чыганаклары Венесуела президенты Уго Чавец киләсе айда Мәскәүгә килгәч Русиядән дизель су асты көймәләре алу килешүен имзаларга мөмкин дип белдерде.

Былтыр Русиягә килгәч Чавец Венесуелага үз-үзен сакларга су асты көймәләре кирәк дигән иде.

Ул чакта Русия рәсмиләре сөйләшүләрнең 5 Варшавянка су асты көймәсе турында баруын белдерде.

Соңгы елларда Русиядән су асты көймәләрен Кытай, Һиндстан һәм Иран сатып алды.

Венесуела Русиядән инде 3 миллард долларлык корал алды.
XS
SM
MD
LG