Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зыялылары Ваһаповны искә алды


Рашит Ваһапов
Рашит Ваһапов

2008 елның 7 маенда татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан, күренекле мәдәният әһелләре татар зиратында аның каберенә чәчәк салды.

Бу чараны Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды оештырды.

Рәшит Ваһапов 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Актук авылында мулла гаиләсендә туа. Әмма Сталин заманында Рәшитнең әтисе Ваһап мулла атып үтерелә. “Халык дошманы малае” дигән мөһер булачак җырчы өчен бик тә авыр эз, тирән җәрәхәт калдырган, гомере буе тынгылык бирмәгән. 1941 елның май аенда Ваһапов Татар филармониясенә эшкә урнаша. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр, 21 ел дәвамында, монда солист вазыйфасын башкара. Әлбәттә, бу елларда да татар сәхнәсендә күп кенә җырчылар иҗат иткән. Әмма Ваһапов бертуктаусыз эшли, гел сәхнә түрендә, халык арасында була. Читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә татар музыкасының моңын беренче булып Рәшит Ваһапов ирештерә.

Чәршәмбе көнне исә бер төркем татар зыялылары Иске Татар бистәсендәге татар зиратына барып, мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов каберен зыярәт кылды. “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәиз җырчы һәм аның якыннары рухына Коръән аятьләрен укып ирештерде. Татар зыялылары исә Ваһапов турында истәлекләре белән уртаклашты.

Зыярәт кылганнан соң, кайтырга юлга чыккан халык бүгенге көннең һава торышына соклануын яшермәде, ди оештыручылар. Җырчыны якыннан белгән кешеләрнең: “Саф күңелле, эчкерсез кеше иде, Рәшит Ваһапов”, - дигән сүзләрен табигать янә бер кат раслады. Кояшлы күк йөзе һәм ләйсән яңгыр моңа дәлил иде.
XS
SM
MD
LG