Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгарифкә каршы — пикет


22-нче май Уфада пикет булачак. Ул мәгарифтәге федерализм нигезләре какшауга, милли компонентларны бетерүгә каршы оештырыла. Чараны оештыру башлангычы белән башкортларның “Күк бүре” исемле хәрәкәте чыккан. Пикетны башкорт милли мәгарифе үсешенә булышлык итү өчен оештырылган “Ак тамыр” оешмасы үткәрә. Оештыручылар сүзләренә караганда, мәгариф турындагы федераль кануннан төбәк стандартларын, милли компонентны төшереп калдыруга протест һәм Русиянең Мәгариф министрлыгына ышаныч күрсәтмәү белдереләчәк.
Чара Салават Юлаев мәйданында узачак.
XS
SM
MD
LG