Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Салават шәһәрендә "Газпром нефтехим" ширкәтенә пилотсыз очкыч һөҗүм иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хәбәрне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзе раслады. "Бүген 13.00 сәгатьтә Салават шәһәренең сәнәгать зонасына пилотсыз очкыч һөҗүм итте, шуннан соң "Газпром нефтехим Салават" ширкәте корылмаларының берсе тирәсендә төтен чыкты", диде ул. 

Башкортстанның Салават шәһәрендә "Газпром нефтехим" ширкәтенә пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Җирле чыганакларга сылтама белән Mash Batash каналы язуынча, ширкәт җирләрендә шартлау ишетелгән, шуннан соң анда янгын башланган. Корылмаларның берсенә зыян килде, дип сөйли шаһитләр.

UFA1.RU аңлатма бирүләрен сорап "Газпром нефтехим Салават" җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән, әмма анда әлегә мәгълүматларга ачыклык кертелә дигәннәр. Региондагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүләр ясамады.

Хәбәрне әлегә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кына раслады.

"Бүген 13.00 сәгатьтә (Татарстан вакыты белән көндезге унбердә - ред.) Салават шәһәренең сәнәгать зонасына пилотсыз очкыч һөҗүм итте, шуннан соң "Газпром нефтехим Салават" корылмаларының берсе тирәсендә төтен чыкты. Оешма эшен гадәттәгечә дәвам итә. Хәзерге вакытта урында ашыгыч хезмәтләр һәм куәт оешмалары җитәкчеләре эшли. Бу безнең бәйрәмне бозарга тырышу, без провокацияләргә бирешергә җыенмыйбыз", диде Хәбиров.

  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • 11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG