Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дроннар һөҗүменнән соң Миңнеханов оешмалар үзләре сакланырга тиеш диде


Дрон эләккән тулай торак, "Алабуга" икътисад зонасы
Дрон эләккән тулай торак, "Алабуга" икътисад зонасы

"Кичә Ураза һәм православ уразасы булган иде. Ходай безгә тагын бер мөмкинлек бирде... Уяныгыз, егетләр, безне үзебездән башка беркем якламаячак", дип белдерде Миңнеханов.

Алабуга белән Түбән Камага дроннар һөҗүм иткәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы һәр оешмага үзләренә сакланырга кушты. Моны ул энергетика халыкара форумында әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

— Ракеттан саклану чаралары эшләр дип көтеп торырга кирәкми, аның башка бурычлары бар. Һәр оешма, һәр шәһәр, һәр муниципалитет - без моны үз көчләребез белән хәл итәргә тиеш, дигән ул.

Аның әйтүенчә "Алабуга" Политех"ка һәм Түбән Камадагы "ТАНЭКО"га һөҗүмнәр "Татарстандагы иң сиздерә торган һәм иң зыян салырдай урыннарны күрсәткән" һәм "дошман моны сизә", ди ул.

- Кичә Ураза һәм православ уразасы булган иде. Ходай безгә тагын бер мөмкинлек бирде... Уяныгыз, егетләр, безне үзебездән башка беркем якламаячак, дип искәртте Миңнеханов.

Шулай ук ул Татарстандагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Барлыгы 9 илнең ватандашы җәрәхәтләнгән, алар барысы да "Алабуга-Политех" студентлары. Алар арасында Зимбабве, Руанда, Конго, Кения, Нигерия, Көньяк Судан, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Русия кешеләре бар.

Соңгы мәгълүматларга күрә, һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган. 3 апрель иртәсенә Алабуга район хастаханәсендә алты кеше калган, калганнарны чыгарганнар.

Шул ук вакытта медиа дроннар һөҗүм иткәндә тулай торакта булган студентларга 100 мең сумга кадәр компенсация акчасы биргәннәр дип язды.

"Idel.Реалии" белән әңгәмәсендә Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип әйтте.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG