Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүмендә Башкортстаннан да бер студент җәрәхәтләнгән


Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә "Алабуга-Политех" көллияте тулай-торагына зыян килде
Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә "Алабуга-Политех" көллияте тулай-торагына зыян килде

Шул ук вакытта оператив хезмәтләрдәге чыганакларына таянып Baza кичәге хәлләрдә барлыгы 9 илнең ватандашы җәрәхәтләнгән, алар барысы да "Алабуга-Политех" студентлары дип яза. Алар арасында Зимбабве, Руанда, Конго, Кения, Нигерия, Көньяк Судан, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Русия кешеләре бар.

Кичә, 2 апрель иртәсендә, Татарстанга булган дроннар һөҗүмендә Башкортстаннан бер студент та җәрәхәтләнгән. Бу хакта РБК басмасына Башкортстан башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйткән.

"Бөтен җәрәхәтләнүчеләрнең хәле уртача, хәлләре яхшыруга таба бара", дигән ул.

Соңгы мәгълүматларга күрә, һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган. 3 апрель иртәсенә Алабуга район хастаханәсендә алты кеше калган, калганнарны чыгарганнар.

Шул ук вакытта оператив хезмәтләрдәге чыганакларына таянып Baza кичәге хәлләрдә барлыгы 9 илнең ватандашы җәрәхәтләнгән, алар барысы да "Алабуга-Политех" студентлары дип яза. Алар арасында Зимбабве, Руанда, Конго, Кения, Нигерия, Көньяк Судан, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Русия кешеләре бар.

Mash Telegram-каналы искәртүенчә, иң кече яшьтәгесе - 16, иң өлкәне - 25 яшендә. "Алабуга-Политех" студентларының нигездә бәрелгән, кан сауган урыннары бар, кайберләренең баш мие селкенгән, сөякләре сынган булырга мөмкин, киселгән урыннары бар диелә.

  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән.
  • Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG