Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелүен хәбәр итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген Казанда очышлар тоткарланган иде.  Дәүләт медиалары Татарстан күге пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында ябылган дип язды.

Бүген якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

"Киев режимы очкыч төрендәге дрон кулланып Русиядәге объектларга террорчыл һөҗүм ясамакчы булды, сәгать 11.20дә бу булдырылмый калды. Һава һөҗүменнән саклану чаралары ярдәмендә Украина пилотсыз очкычыТатарстан республикасы җирләре өстендә юк ителде", диелә министрлык хәбәрендә.

Бүген Казанда очышлар тоткарланган иде. Дәүләт медиалары Татарстан күге пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында ябылган дип язды. Росавиация "Новости" агентлыгына сылтама белән Татарстан башкаласында, Түбән Камада һәм Түбән Новгородта иртәннән вакытлыча очкычларны очышка чыгармыйлар дип искәртте.

Шул ук вакытта бүген иртән Русия саклану министрлыгы Мордовия өстендә украин пилотсыз очкычы юк ителүен җиткергән иде.

Пилотсыз очкычлар Идел буе төбәкләренә моңа кадәр дә очып килгән иде. 11 апрельгә каршы төндә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Төбәк башлыгы Артем Здунов һава һөҗүменә каршы чаралар ике дронны юк итте дип белдерде.

Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдергән иде.

Аның сүзләренчә, Украинадан Казанга кадәр юл мордовия аша уза, ә Казан — хәрби сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора. Татарстан башкаласында боралаклар җитештерәләр, хәрби училище һәм Украина өчен "кызыклы булган башка күп кенә объектлар бар", ди ул.

  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Шулай ук ул Украина куәт оешмалары республикага игътибарын арттырды дип тә белдерде.
  • Казан түрәләре гадәттән тыш хәлләр булганда шәһәр метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG