Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрби белгече: әгәр технология чылбыры өзелмәгән икән, "Алабуга"га һөҗүмнәр дәвам итәчәк


Олег Жданов
Олег Жданов

"Ә бит сугыш булмаса, пилотсыз очкыч та очып килмәс иде", дип искәртә ул.

"Idel.Реалии" белән әңгәмәсендә Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип әйтте.

— Әгәр Украина күзләве һәдәфкә ирешелде дип расласа һәм мәсәлән технология чылбыры бозылган булса, ул торгызылганга кадәр һөҗүмне кабатлауның мәгънәсе юк. Әгәр технология чылбыры бозылмаган икән, әйе, аны кабатлауда мәгънә бар, дип искәрткән ул.

Жданов Украина иминлек хезмәте башлыгы Василий Малюкка сылтама белән Украина Русиянең энергетика инфраструктурасына, шул исәптән ягулык комплексы оешмаларына һөҗүмнәрен дәвам итәчәк дигән.

Ул Татарстанга украин дроннары һөҗүм итүенә шикләнми.

— Русиянең хәрби-сәнәгать комплексы объектларына башка беркем дә дроннар җибәрми бугай инде, дигән ул.

Жданов әйтүенчә, Русия бик кыска вакыт эчендә "Алабуга" икътисади зонасында тулы бер завод төзеп куйды.

— Анда [пилотсыз очкычларны] җыю бара. Алар аны "Герань-2" дип атый. Бу җиһазларның аерым үзенчәлеге бар — алар кара төстә", дигән хәрби белгеч.

Бүгенге көндә Украинада мең чакрымга кадәр оча алырдай дроннар бар, дип искәртә Жданов.

— Хәзер ачык чыганакларда өч мең чакрымга кадәр оча алырдай дроннар да булачак дип тә сөйләшәләр. Технологияләр бер урында тормый, дип искәртә белгеч.

Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар, дип саный Жданов.

— Җирле хакимиятләр Кремль яклы, алар яшерергә тырышачак, кешеләрне ялгыштырырга... Әмма минемчә социаль кәефләр үзгәрәчәк, һәм сугышны туктатырга кирәк дигән якка таба үзгәрәчәк, дип фаразлый ул.

"Алабуга" икътисади зонасы баш мөдире Тимур Шаһивәлиев әйтүенчә, ике пилотсыз очкыч НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган булган. Нинди җиһазлар турында сүз баруын ул әйтмәде. Шаһивәлиев пилотсыз очкычның һәдәфе - тулай торак булган дип саный. "Без "махсус хәрби операцияне" нәкъ менә шушы кешеләр өчен " уздырабыз да инде", дигән иде ул.

Ә Украина хәрби белгече Жданов Русия хакимиятләр пропаганда өчен вакыйгаларны үзләренчә аңлата дип уйлый.

- Бу сугыш мәгълүмати фронтта да алып барыла бит. Әлбәттә, Русия җитәкчелеге мобилизацияне, бу сугышны аклау өчен, кешеләрне хәрби комиссариатка барырга мәҗбүр итү өчен вакыйгаларны, теләсә нинди мәгълүматны кулланачак, аларны үзләренә отышлы булганча аңлатачак. Әйткәндәй, 1 апрельдән Русиядә хәрби хезмәткә чакыру башланды. Минемчә 150 мең хәрбине табу авыр, дип искәртә Жданов.

"Ә бит сугыш булмаса, пилотсыз очкыч та очып килмәс иде", дип йомгаклаган хәрби белгеч.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG