Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында Татарстанга Украинадан очып килгән җиңел моторлы очкыч һөҗүм иткән булырга мөмкин дип белдерделәр


"Алабуга" икътисади зонасы һөҗүмнән соң. 2 апрель 2024
"Алабуга" икътисади зонасы һөҗүмнән соң. 2 апрель 2024

"Аларның нинди җиһазлар булуын, нинди төргә каравын аңларга кирәк. Интернетта чыккан видеода аның күбрәк җиңел моторлы очкычка охшаган булуы күренә. Нинди вариантта кулланылган икән - очучысы булганмы, пилотсыз очкычсы - шуны гына аңлыйсы калды", ди Русия думасының саклану комитеты башлыгы.

Бүген, 2 апрель иртәсендә Татарстанга шул исәптән җиңел моторлы очкыч та һөҗүм иткән булырга мөмкин. "Газета.Ru" белән әңгәмәсендә Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов шундый фикер белдергән, ул бу нәтиҗәгә Алабугадагы видеолар чыкканнан соң килгән. Аның сүзләренчә бу җиһазлар Украинадан очып килгән.

"Аларның нинди җиһазлар булуын, нинди төргә каравын аңларга кирәк. Интернетта чыккан видеода аның күбрәк җиңел моторлы очкычка охшаган булуы күренә. Нинди вариантта кулланылган икән - очучысы булганмы, пилотсыз очкычсы - шуны гына аңлыйсы калды", дигән ул.

Картаполов сүзләренчә, пилотсыз очкычтан аермалы буларак биңел моторлы очкыч астанрак оча ала. Мәсәлән хәтта "агачларның ябалдашы өстеннән дә", чокырлар өстеннән дә очарга сәләтле.

"Аны һава һөҗүменә каршы традицион чаралар белән ачыклау бик авыр. Һәм ул зур булмаган пилотсыз очкычка караганда ераграк та оча ала", дигән депутат. Әмма ул ахыргы нәтиҗәләрне бары тик тикшерү тәмамлангач кына ясарга мөмкин дигән.

"Хәзер безнең тиешле оешмаларга моның нинди пилотсыз очкыч, нинди төодә булуын ачыкларга кирәк. Ул чакта аннан саклану белән бәйле тәкъдимнәр әзерләргә мөмкин булачак. Барыбызга да, тиешле оешмаларга да игътибарлы булырга, нәтиҗәләр ясарга кирәк", дип йомгаклаган Картаполов.

"РБК-Украина" басмасы Алабугадагы пилотсыз очкычлар җитештерү заводына һөҗүмне Украина оештыруын язды.

Киев Татарстанга һөҗүмнәр турында рәсми рәвештә белдермәде.

Хәрби-хокук тикшерүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы "Шахед" дроннары җитештерүче заводлар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдерде.

"Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар", диде ул Настоящее время телеканалына.

Украина дигитал трансформация министры Михаил Федоров бер мең километрдан артыкка оча алучы дрона модельләре ясалды дип белдерде. Министр Die Welt газетына сөйләвенчә, Русия нефть эшкәртү заводларына моңа кадәр башкарылган һөҗүмнәрдә Украина 700 километрдан 1000 километрга кадәр оча алучы дроннар кулланган. "Әмма хәзер бер мең километрдан артык ераклыкка оча алучы дроннар да бар", дигән Федоров.

MilitaryRussia проекты Дмитрий Корнев сүзләренчә, Татарстанга Украинаның UJ-22 Airborne төрендәге очкыч яки А-22 "Очучы төлке" очкычы җибәрелгән булырга мөмкин дип саный. Берникадәр үзгәртеп ясаганнан соң, алар 1,5 мең километрга да оча ала дигән ул "Бизнес Онлайн"га.

Дроннарның Русия җирлегеннән җибәрелү теориясе шикле дип уйлый эксперт. "Бу бик зур эш. Моны башкарып чыгу өчен берничә машина, техник хезмәткәрләр, мәйдан кирәк. Җиһазлар берничә булган, һәрберсе өчен трейлер кирәк. Җиңел моторлы очкычны дронга әйләндерүгә караганда, бу катлаулырак юк. Техник яктан мондый дронны ясап була", дигән Корнев.

Бүген, 2 апрельдә Татарстанга беренче тапкыр пилотсыз җиһазлар һөҗүм итте. Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама белән Алабугадагы оешмаларга һөҗүм ясалуын җиткерде, җитди җимереклекләр юк диде. Соңгы мәгълүматларга күрә, җиде кеше яраланган.

"Алабуга" икътисади зонасы баш мөдире Тимур Шаһивәлиев әйтүенчә, НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган ике пилотсыз очкычның һөҗүме иртәнге 5:45 сәгатьтә тулай торакка туры килгән.

Түбән Камадагы ТАНЕКО заводының бер корылмасына дрон төшүе әйтелде. Шәһәр мэры Рамил Муллин ТАССКа сөйләвенчә, пилотсыз очкыч радиоэлектрон көрәш системы (РЭБ) ярдәмендә бәреп төшерелгән.

"Ул шартламады, РЭБ системы эшләде. Бүген бу очкычның зыяны юк. Янгын юк, бернинди җимерелүләр юк, зыян күрүчеләр юк. Барысы да контрольдә, бөтен хезмәтләр эшли", дигән Муллин.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG