Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадәттән тыш хәлләр булганда Казанда яшәүчеләр 11 метро станциясенең унысында яшеренә алачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Әмәт" станциясе җир өстендә урнашкан, шуңа ул качу өчен яраксыз дип табылган.

Гадәттән тыш хәлләр булганда Казан метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы. Бу хакта террорчылыкка карша көрәш комиссиясе утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйткән.

Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан.

Шәһәрдәге торак йортларда 5,4 мең идән астын тикшергәннәр. Шуларның 2,6 меңе яшеренергә яраклы булып чыккан. Шулай ук качу өчен 36 парковка да бар диелә.

Гыйниятуллин әйтүенчә, гадәттән тыш хәл килеп чыкса Казанда яшәүчеләр тирәндә урнашкан биналарда һәм җир астындагы урыннарда: идән асларында, парковкаларда яшеренә ала. Шәһәр халкының 17 процентына яшеренү урыннарында, калганнарга метро станцияләрендә качып торырга мөмкин.

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
  • Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды.
  • Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
  • 2023 елның август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.
  • Шул ук вакытта Уфада "яшеренүчеләрне кабул итү өчен әзерлеге" иң яхшы булган бомбадан качу урынын сайлап алачаклар. Бәйге 20 майга кадәр барачак. Яшеренү урыннарын махсус комиссия тикшерәчәк. Аларны өч төргә бүлеп бәя бирәчәкләр: 150 кеше сыйдырышлы, 150дән-600 кешегә кадәр һәм 600дән күбрәк кеше сыйдырышлы объектлар карала. Шул ук вакытта мэрия шәһәрдә бомба һөҗүменнән саклану өчен ничә яшеренү урыны барлыгын әйтми, моны яшерен мәгълүмат ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG