Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.

Татарстан җирләрендә атом-төш коралы кулланылса, республиканың алты шәһәрен эвакуацияләячәкләр. Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән республика медиасы яза. Урынбасар бу хакта Дәүләт шурасының канунилык һәм хокукый тәртип комитеты утырышында, депутатларның соравына җавап биргәндә әйткән. Нинди шәһәрләр турында сүз баруы әйтелми.

Эвакуацияләгән вакытта халыкны кайларга урнаштырасын махсус комиссия хәл итәчәк. "Моның нинди транспорт белән, күпме вакыт эчендә башкарылу тәртибе бар. Бер кешегә ике дүрткел метр дигән нормалар бар", дигән Суржко.

Аның әйтүенчә, башка төрле куркыныч янаганда, Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.

Бу объектларның яшеренү өчен әзерлеге "төрлечә" дип бәяләнә. Халыкка нинди яшеренү урыннарына кача алачагы иәкгълүматны кайчан җиткерә башлаячаклар – бу хакта Суржко депутатларга җавап бирә алмаган.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
  • 23 мартта Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин Татарстанда эвакуацияләү урыннарының 71 проценты гына әзер яисә өлешчә әзер санала, алар халыкның 4 процентын гына сыйдыра дигән иде. Яһудин Татарстанда ревизия үткәрергә, эвакуация өйрәнүләре уздырырга, яшеренү урыннарының электрон кушымтасын булдырырга тәкъдим итте.
  • 8 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада тиз арада яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системнарын әзерләргә кушты.
  • Казанның "Азино-2" микрорайонындагы күпфатирлы йортларда "Игътибар!" сигналы яңгыраса, нишләргә кирәген аңлаткан язулар барлыкка килгән иде. Күрсәтмәдә язылганча, сигналны ишетү белән кешеләр "телевизор, радио кабызырга һәм ашыгыч хәбәрне тыңларга тиеш". Алга таба аларга "күршеләрен кисәтергә", "утларын сүндерергә, газ белән суны аерырга, тәрәзәләрне ябарга", "үзләре белән документларын, акчаларын, берничә тәүлеккә җитәрлек су һәм ризык, дарулар алырга", "якындагы яшеренү урынына качарга" кушылган.
  • Шул ук вакытта, бу күрсәтмәне төшереп җибәргән кеше Азинода бомбадан качу урыннары булмавын, яки булса да, бу хакта кешеләрнең берни белмәвен әйтте. Шуңа күрә ул якындагы метро станциясенә (якынча өч чакрым ераклыкта) барырга туры киләчәк, дигән.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG