Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак


Бу хакта Чаллы шәһәренең Башкирам комитеты башлыгы Фәрит Сәләхов имзалаган аерым карар бар. 

Сәләхов имзалаган документта сүз шәһәрдә кешеләрне саклап кала торган корылмалар турында бара һәм аларның хәзерлекләре тәэмин ителергә тиеш, диелә. Документ сивил саклану корылмалары булган оешмаларга инженер системнарын эшләүне тәэмин итәргә, идарә ширкәтләренә мобилизация һәм хәрби вакытта кешеләрне яшерер өчен идәнастында урыннар оештырырга киңәш итә.

Документта радиациягә каршы сивил саклану корыламалары турында телгә алына.

  • Татарстанда эвакуацияләү урыннарының 71 проценты гына әзер яисә өлешчә әзер санала. Алар халыкның 4 процентын гына сыйдыра дип 23 мартта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин парламент утырышындабелдерде.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG