Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда һөҗүмнән качу урыннары халыкның 4 процентын гына сыйдыра


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан депутаты хөкүмәттән алган мәгълүматларны җиткереп, республиканың эвакуациягә әзер түгеллеген әйтте.

Татарстанда эвакуацияләү урыннарының 71 проценты гына әзер яисә өлешчә әзер санала. Алар халыкның 4 процентын гына сыйдыра. Бу хакта 23 мартта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин парламент утырышында белдерде. Узган ел ахырында ул әзерлек эшләре башларга чакырган иде. Бүген ул хөкүмәттән алган мәгълүматны җиткереп, республиканың эвакуациягә әзер түгеллеген әйтте.

Аныңча, һавадан һөҗүм булган очракта республикада җир асты кичүе, йортларның подваллары, машина кую урыннарын сыену урыны булып җәлеп итәргә кирәк. Сәнәгать оешмаларындагы бомбадан саклану урыннары җитмәячәк дип саный ул. Яһудин бары Әлмәт шәһәрендә генә йорт подвалын төзекләндереп әзерлек эшләре башкаруларын әйтте. Анда су, ут, генератор, биобәдрәфләр куелган.

"Техноген һәм башка төр фаҗигаләргә беркем әзерләнми. Татарстанда 9 химик, 14 шартлау куркынычы булган оешма бар. Агулы матдәләр астан йөри. Шуңа да торак йортлардагы подваллар белән тәэмин итә алмасак, халык югары катларда эвакуацияләнергә тиеш. Берәрегез шәһәрдә яисә кечкенә бистәдә эвакуация күнегүләре узганын күргәне бармы?" диде ул.

Ул күптән түгел булган өйрәнүләр хакында халык белми калуын, игълан итү җиһазы ватылган булуын искәртте.

Яһудин Татарстанда ревизия үткәрергә, эвакуация өйрәнүләре уздырырга, яшеренү урыннарының электрон кушымтасын булдырырга тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап йөзеннән бу мөрәҗәгатьне Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрына юллаячагын әйтте.

"Без эвакуация игълан иткән идек. Ул барып чыкмады, ниндидер элемтәләр эшләмәде. Бүгенге вазгыять шундый, безгә халыкны мобилизацияләргә кирәк. Халыкны куркытмыйча, махсус хәрби операциянең төрле вариантларына әзер булырга тиешбез", диде ул.

18 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада тиз арада яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системнарын әзерләргә кушты.

"Бүгенге шартлар хәбәр бирү системының бик тә мөһим икәнлеген искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк", диде ул.

Казанның "Азино-2" микрорайонындагы күпфатирлы йортларда "Игътибар!" сигналы яңгыраса, нишләргә кирәген аңлаткан язулар барлыкка килгән иде. Күрсәтмәдә язылганча, сигналны ишетү белән кешеләр "телевизор, радио кабызырга һәм ашыгыч хәбәрне тыңларга тиеш". Алга таба аларга "күршеләрен кисәтергә", "утларын сүндерергә, газ белән суны аерырга, тәрәзәләрне ябарга", "үзләре белән документларын, акчаларын, берничә тәүлеккә җитәрлек су һәм ризык, дарулар алырга", "якындагы яшеренү урынына качарга" кушылган.

Шул ук вакытта, бу күрсәтмәне төшереп җибәргән кеше Азинода бомбадан качу урыннары булмавын, яки булса да, бу хакта кешеләрнең берни белмәвен әйтте. Шуңа күрә ул якындагы метро станциясенә (якынча өч чакрым ераклыкта) барырга туры киләчәк, дигән.

Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG