Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры бомбадан иң яхшы яшеренү урынына бәйге игълан иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта мэрия шәһәрдә бомба һөҗүменнән саклану өчен ничә яшеренү урыны барлыгын әйтми, моны яшерен мәгълүмат ди.

Уфада "яшеренүчеләрне кабул итү өчен әзерлеге" иң яхшы булган бомбадан качу урынын сайлап алачаклар. Бу хактагы фәрманны шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев имзалаган, дип җиткерә "РБК".

Бәйге 20 майга кадәр барачак. Яшеренү урыннарын махсус комиссия тикшерәчәк. Аларны өч төргә бүлеп бәя бирәчәкләр: 150 кеше сыйдырышлы, 150дән-600 кешегә кадәр һәм 600дән күбрәк кеше сыйдырышлы объектлар карала. Шул ук вакытта мэрия шәһәрдә бомба һөҗүменнән саклану өчен ничә яшеренү урыны барлыгын әйтми, моны яшерен мәгълүмат ди.

Уфа Украинадагы хәрби хәрәкәтләр бара торган урыннан 1,7 мең километрлап ераклыкта урнашкан.

Русиядә яшәүчеләр совет чорында ук төзелгән бомбадан яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына еш зарлана. Күп кенә ишек алларында пычрак һәм күселәр белән тулы идән асларыннан башка бернинди яшеренү урыннары да юк. Декабрьдә Орлов өлкәсе губернаторы "заманча ракетлардан бик үк яңа булмаган урыннарда качарга туры киләчәк", чөнки аларның тизлеге югары, дип җавап биргән иде.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
  • Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды.
  • Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
  • 2023 елның август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG