Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шпионнарны ут сүндереп эзлиләр


“Уфагуб” интернет сәхифәсен экстремистлыкта гаепләп республика парламентының берничә депутаты прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура сәхифәдә узган ел көн күргән Айрат Дилмөхәммәтовның “Адәм актыкларына каршы сугышлар” исемле китабыннан өзекләрне экстремистик дип тапты. Сәхифә белән хезмәттәшлектә, аны оештыруда гаепләнгән берничә кешенең йортында тентү узды, аларның компьютерлары кулга алынды.

Бу атна башы белән Русия Фәннәр академиясенең Уфа этнология үзәген интернеттан өзделәр. Сәбәбе тентү узган Илдар Габдрафыйков һәм Игорь Кучумовларның шушы үзәктә эшләве өчен. Шулай ук үзәк җитәкчелегеннән сорау алулар да үткәрелгән иде. Инде сәхифәне төп оештыруда шикләнелгән Николай Швецовның утын һәм интернетын өзгәннәр. Швецов бу турыда шуларны сөйләде:

Кичә иртәнге тугызынчы яртыда утны өзделәр. Бөтен күрше биналарда ут бар иде. Безгә моны өзеклек булуы белән аңлаттылар. Азак интернет та юкка чыкты. Шулай итеп, алар сәхифәне оештыручыларны эзлиләр. Ләкин сәхифә эшчәнлеген дәвам иткән, сәбәп миндә булмагач, ут кире яна башлады. Мин 20-нче май булган тентүләрнең һәм безне эзәрлекләүнең канунсызлыгы өчен мәхкәмәгә биргән идем. Ниһаять, иртәгә, 29-нчы май мәхкәмә утырышы булачак. Безнең “Надежда” (“Ышаныч”) төзелеш кооперативы нишләп ниндидер сәхифәләр оештырсын да, экстремистлык белән шөгыльләнсен инде? Мин боларга җавап мәхкәмәдә табылыр дип уйлыйм. Шуңа өстәп, тентү вакытында тикшерүчеләр урлаган 20 000 сум акчамны да кайтарырлар дип ышанасым килә”,- диде ул.
Интернет сәхифәне экстремистлыкта гаепләүнең бу Русиядәге беренче очрагы түгел. 26-нчы май Мәскәүнең Кунцево районы мәхкәмәсе “Ингушетия. Ру” сәхифәсен экстремист дип табып аны ябу карары чыгарган иде. “Уфагуб” белән ничек булыр, киләчәк хәбәрләребездә.
Әлеге хәлләр сүз иреге мәсъәләсендә республикага зур зыян китерә. “Сүз иреге буенча фонд” Русия төбәкләрендәге матбугат иреге торышы нәтиҗәләрен ирештерде. Сүз иреге торышы буенча анда төбәкләр өч төркемгә: чагыштырмача сүз иреге булган, чагыштырмача ирексез һәм сүз иреге бөтенләй булмаган төбәкләргә бүленгән. Башкортстан анда сүз иреге бөтенләй булмаган төбәкләр исемлеген җитәкли.
XS
SM
MD
LG