Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция белән Үрдүн атом энергия өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк


Үрдүн белән Франция атом энергиясен тыныч максатта куллану хезмәттәшлеге килешүен имзаларга җыена.

Килешү Франция тышкы эшләр министры Бернар Кушнерның Үрдүн башкаласы Амманга сәфәре барышында имзаланыр дип көтелә.

Килешү нигезендә Франция Үрдүннең атом-төш белгечләрен әзерлиячәк, электр энергиясе ясау өчен атом реакторлары төзәргә һәм Үрдүн шахталарыннан уран чыгарырга ярдам итәчәк.
XS
SM
MD
LG