Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 июнь – Халыкара экология көне


Сулдан уңга:Святослав Забелин, Александр Мартынов
Сулдан уңга:Святослав Забелин, Александр Мартынов

5 июнь халыкара тирә-юньне саклау көне алдыннан, «Халыкара иҗтимагый экология берлеге» һәм «Бәйсез экология рейтинг агентлыгы» Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашты.

Анда Русия төбәкләренең экология рейтингларын игълан итте. Матбугат очрашуында «Халыкара иҗтимагый экология берлегеннән» Святослав Забелин, ә инде «Бәйсез экология агентлыгыннан» Александр Мартынов катнашты. Аларның белдерүенә караганда, узган 2007 елда, президент Путин үзенең фәрманы белән губернаторларның эшләрен бәяләләр өчен 43 матдәдән торган таләпләр куйган булган. Ләкин ул 43 матдә арасында экология күрсәткече игътибарга алынмаган. Гомүмән, экология мәсьәләсе җирле хакимиятләргә куелган таләпләрдән төшеп калган. Матбугат очрашуын оештырган бәйсез экологлар оешмасы җитәкчеләре яңа президент бу кимчелеккә игътибарын юнәлтер дип өметләнә.

Бәйсез экологлар журналистларга Русия төбәкләрендә тирә-юньнең ни дәрәҗәдә саклануы, кешеләрнең мөхиткә тәэсире, тирә-юньнең үз саклануындагы активлыгы һәм табигатьнең тотрыклыгылыгы, тәэсирләргэ бирелмәве, киресенчә йомшак яклары турында төбәкнең харитасын, саннар белән билгеләнгән бәяләмәсен тәкъдим итәләр.

Бу нәтиҗәләр нәрсәгә карап чыгарыла, сез боларны үзегез тикшердегезме дигән сорауга болай дип җавап кайтарды Святослав Забелин:

«Безгә бу саннарны, экология турындагы мәгълүматларны төбәкләр үзләре юллый. Шуның өстенә без теге яки бу төбәктә экология проблемалары турында матбугатта басылган язмаларга да игътибар итәбез».

Шл ук вакытта экологлар Русия төбәкләрендәге 3 меңгә якын ширкәт башлыкларына экология статистикасын игълан итүне сорап хат та юллаганнар. Андый хатлар шулай ук Русия төбәк башлыклары исеменә дә җибәрелгән. Ләкин бу үтенечләргә төбәк җитәкчеләренең бары тик өчтән бере генә җитди игътибар белән җавап бирде, диделәр бәйсез экологлар. Экология рейтингын игълан итүче бәйсез экологлар чынлыкта, теге яки бу төбәктә экологияне яхшырту ягыннан тәэсир итү көченә ия түгел. Алар бары тик мәгълүматларны генә туплыйлар, игълан итәләр. Тагын шунысы бар диделәр алар, без экология ягыннан уңай бәя биргән ширкәтләр үз эшләрендә, инвестицияләр алуда уңышларга ирешәләр. Чөнки экологиягә игътибар биргән ширкәтләргә ышаныч ул яктан башкаларга караганда арта бара.

Шунысы да кызыклы, матбугат очрашуы темасына «Кем экологияне яхшырак саклый, Лужковмы, әллә Шәймиевмы?» дигән шигарь чыгарылган иде. Һәм бу исемнәр журналистларның бу очрашу белән кызыксынуына да тәэсир ясагандыр.

Шул ук вакытта Александр Мартынов Татарстан, я булмаса Мәскәү экологиясе хакында тәфсилле мәгълүмат бирми генә, әлбәттә Мәскәү экология чисталыгы турында күбрәк кайгыртуына да карамастан, Татарстан шәһәрләре экологиясенә караганда Мәскәүдә проблема күбрәк. Һава чисталыгы ягыннан да, су саклагычлары чисталыгы ягыннан да Татарстан Мәскәүдән күпкә алга барганын күзәтергә була, экологлар нәтиҗәсе нигезендә Татарстан Мәскәүгә караганда 18 билгеләмәгә алдарак, диде.

Шулай итеп, халыкара тирә-юньне саклау көне алдыннан «Бәйсез экология рейтингы агетлыгы» һәм «Халыкара иҗтимагый экология берлеге» бәйсез матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашып, Русия төбәкләрендә экология торышы хакында мәгълүмат бирде. Алар фикеренчә Татарстан табигать мөхите Мәскәү белән чагыштырган күпкә чистарак. Тик шунысын да әйтергә кирәк, бу яктан алар белән беркем дә бәхәскә кермәде. Чөнки бу ике төбәк тирә-юнь мөхите һәм экология торышы ягыннан чагыштыргысыз дәрәҗәгә ия.
XS
SM
MD
LG