Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш президент вазифасында соңгы ЕБ саммитында катнаша


АКШ Президенты Джорш Буш Люблянада Европа Берлеге белән бергәлектә үткәрелгән саммитны ачып җибәрде. Бу аның президент вазифасында соңгы шундый чарасы. АКШ башлыгы, Европа берлеге илләрен Әфганстанга күбрәк ярдәм күрсәтергә, Иранга күбрәк басым ясарга һәм климат үзгәрү мәсьәләсендә күбрәк теләктәшлек күрсәтүне сорар дип көтелә. Саммит карары өлгесендә әйтелгәнчә, әгәр Иран атом программасын үстерүне туктатудан баш тартуны дәвам итсә, Вашингтон һәм Европа илләре Иранга каршы чараларны үстерергә риза. Шулай ук, Буш бүген Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG