Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:22

Бөтен төрки дөньяның уртак бөек язучысы булган Чыңгыз Айтматовның вафат булуы Төркия мәгълүмат чараларында киң рәвештә яктыртылды.

Төркия илбашы, премьер-министры һәм башка рәсми затлар Кыргызстанга кайгынамәләрен җиткерде. Җиназа йоласында да Төркиядән югары дәрәҗәле рәсми вәкиллек катнаша.

Айтматов исеме белән данын бөтен дөньяга таныткан кыргызлар кадәр татар, башкорт, төрек, үзбәк, чуаш яки теләсә кайсы бер төрки милләтеннән булган һәркем горурлык тоя ала, аның әсәрләрендә үзеннән нәрсәдер таба ала иде.
Төрки халыкларның бердәмлегенә дә әһәмият биргән Айтматов тормышының соңгы көннәрендә, әйтерсең хушлашкан сыман, төрки илләрдән гизгән, яңа төрки хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз алып барган, хыялларының тормышка ашуын, төрки дөньяның кабат җанлануын, үз милли үзаңын, мәдәниятен саклап калуын күрүдән бәхетле булуын әйткән иде.

Кыргызстанда быел Айтматов елы дип игълан ителгән булса, Төркиядә 80 еллыгы мөнәсәбәте белән язучыны Нобел бүләгенә тәкъдим итү өчен махсус комитет оеыштырылган һәм моның өчен кирәкле чаралар алып барыла иде. Аеруча ТҮРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте һәм сәнгатьләре уртак идарәсенең быел Анкарада үткәрелгән җыелышында яңа гына оештырылган ТҮРКСОЙ бүләгенең беренчесенә дә Әйтматов лаек булган иде. Язучының авыруы аркасында үзенә бирелә алмаган премия үктәбер аенда Бишкекта уздырылачак ТҮРКСОЙ җыелышында тапшырылачак иде. Язучының гомере җитмәде шул, үзе дә бик теләгән Төркиядә оештырылачак туган көн котлауларын да күрергә насый булмаган икән.

Чыңгыз Айтматов узган ел Истанбулда үткәрелгән “Русия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең өченче җыелышында катнашкан иде. Ул чакта аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булган иде. Әңгәмә вакытында бөек язучы әсәрләрендә даими рәвештә кузгалткан "Адәм баласы ничек итеп кеше булыр, яки кеше булып калыр?" дигән проблематик соравыннан чыгып, мөселманнарның бүгенге көн проблемаларына тукталып узган иде.

Ислам мәсьәләсенең хәзерге вакытта авыр мәсьәлә булып торуына игътибарны юнәлткән Чыңгыз ага толерантлык, мәдәниятлелек юллары белән Ислам диненең кыйммәтен югалтмау зарурлыгын ассызыклап әйтеп узды.

“Бу чарада Шәймиев кебек шәхесләр катнашкан очракта, без дә җаныбыз белән өлеш кертсәк, бу мәсьәләләрне хәл итеп булыр”, дип уйлавын әйткән Чыңгыз Айтматов.

Шулай ук ул Ислам илләре арасында Төркиянең иң ныклы һәм дәрәҗәле ил булуына басым ясап, Төркия алып барган сәясәтне дөрес дип табуын һәм төрек иле белән мактануын, горурлануын ассызыклап болай дигән иде:

“Мин Европада эшлим. Төркиянең анда авторитеты бик зур. Төркия Европа Берлегенә кереп урнашса, яхшы булыр иде. Хәзер Төркия Ислам илләренең иң ныклы, дөнья дәрәҗәсендәге иле.”

Фани дөньядан китеп барган дөньякүләм танылган язучы совет чорында беренче тапкыр маңкортлык проблемасын күтәреп чыгуы, милли үзаңны, милли кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтүе белән истә калачак. Әсәрләрендәге геройлары һәрвакыт үз вөҗданнары белән кара-каршы була һәм тормыш чынбарлыгында сорау астына алына. Айтматовның бөеклеге дә – нәкъ менә шушы гадәти вакыйгалардан дөньякүләм, глобаль мәсьәләләрне, дөньяның адәм баласын мәшгуль итүче төшенчәләрне белдерә алуыдыр.

XS
SM
MD
LG